Аллаһы Тәгалә әйтә: “Ул Җир йөзендәге бөтен нәрсәне өчен барлыкка китерде, шуннан күккә юнәлде, аны 7 кат итеп төзеде, һәм Ул һәр әйберне белүче” (Сыер, 29)
Җир йөзендә һәрбер матдә, һәрбнр җисем дә кешегә хезмәт итә. Әйтик, күп кеше бүрене явыз дошман дип уйлый. Чынлыкта исә, бүре санитар булып хезмәт итә икән, чөнки ул авыру һәм аны таратучы куяннарны гына юк итә. Кайбер табигатҗ күренешләре безгә гыйбрәт дәресләрен бирәләр.
Җир шарының файдалары турында Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның “Җир шары-Аллаһының бер могҗизасы” дигән брошюрада язылган.
Шулай ук, Аллаһы Тәгалә әйтә: ”Шуннан күккә күтәрелде, ул төнен хәлендә генә иде, һәм күккә дә, җиргә дә: “Теләсәгез дә, теләмәсәгез дә килегез!” – диде. Алар икесе дә: “Без теләгебез белән киләбез” – диделяр”. Бу аятне Зур шартлау теориясе раслый.
“Һәм Ул 2 көндә алардан 2 кат кәк төзеде, һәм һәр күкә аның эшен вәхи калды һәм иң түбәнге күкне яртыкткычлар (Йолдызлар) белән бизәде, һәм саклану өчен. Көчле һәм белемленең карары шушы” (Аңлатылды, 11-12).
Безнең галәмне иң түбәнге күк дип атыйлар. Аның төп составы – йолдызлар. Йолдызлар галактикаларга, галактикалар супертупланышларга берләшәләр. Бер галактикада гына да 200000000000 чамасы йолдыз бар. Йолдыз тирәли планеталар, астероидлар, кометалар һәм метеор җисемнәр әйләнеп йөриләр. Планеталарның кайберләре тирәли иярченнәре әйләнәләр. Ай – Җирнең иярчене ул. Марсның иярченнәре икәү: Фомос һәм Деймос. Сатурн планетасы бик кызыклы. Аның тирәли 3 машина зурлыгында булган 48000 җисем очып йөри.
Галәмдә 300000000000 чамасы галактика ачылган. Җир шары Киек каз юлы галактикасында урнашкан.
Фоат Хәсәнов