Оман дәүләтенең бер шифаханәсендә 18 яшьлек егет вафат була. Егетнең мәете күмелеп, 3 сәгать вакыт үткәч, әтисенең үтенече буенча казып алалар. Бу егет шифаханәдә үлә һәм ислам кануны буенча күмелә. Соңыннан әтисендә табиблар куйган диагнозга шик туа һәм ул чын газиз баласының ни өчен үлгәнен белергә тели.
Аны казып алгач, туганнары һәм якыннары шаккаталар. Күз алларында чәчләре агарган карт, аның гәүдәсендә каты итеп суккан эзләр бик сизелеп тора, хәтта аның кул һәм аяк сөякләре сынган, кабыргалары бер-берсенә кергән. Бөтен тәне һәм бите зәңгәрләнгән. Күзләре курку һәм авырту килеш катып калганнар.
Әрвахның туганнары ислам галимнәренә мөрәҗәгать иттеләр, ә тегеләре исә малайга кабер газабы ирешкәнен әйттеләр. Аның турында бит Аллаһы Тәгалә кисәтә.
Мәетнең шаккаткан әтисе малаеның намаз укымаганын, дискотекаларга йөргәнен, күңел ачканы турырнда әйтә. Шуңа күрә, соң булганчы, намаз укырга өйрәнегез, аракыны ташлагыз. Югыйсә, шундый куркыныч хәл сезгә дә ирешергә мөмкин. Пенсиягә чыккач дип әйтмәгез, кем сезгә пенсиягә хәтле яши аласыз, дип гарантия бирә. Бәлкем, үлем сезнең арттан бүген үк килеп җитәр, ә бәлки иртәгә...
Пәйгамбәребез (с.г.в.) моның буенча әйтә: «Җан кире тәнгә кайткач, янына ике фәрештә килеп сорый: «Синең Раббың кем?» Ул кеше бу дөньяда Аллаһның барлыгын белсә дә, теге дөньяда, намаз укымау сәбәпле, болай дип әйтәчәк: «Уф, йөрәгем, белмим шул!» «Пәйгамбәрең кем?» – дип сорагач та, ул: «Уф, йөрәгем, белмим шул!»- дип әйтер. Күктән тавыш ишетелә: «Ялганлый ул, аңа уттан ятак урын бирегез». Аның кабере дә шулкадәр кысачак, хәтта кабыргалары бер-берсенә керерләр. Фәрештәләр начар бәндәне бик каты газаплаячаклар.
Бу вакыйга – гыйбрәт, аны аңларга вакыт җитте, без бит сарыклар түгел, ләбаса.