Кечкенә генә төрек авылында Хөсәен исемле бер кеше күрше кызына өйләнә. Туйда бик дини ике кеше дә катнаша. Хөсәен узара сөйләшкәннәрен тыңлап тора hәм бу ике кешегә исе китә. Алар яттан Коръәннең зур сурәләрен укып, шуларга күп яклап аңлатма бирә иделәр. Хөсәен бу аксакаллы галимнәрнең гыйлем камиллегенә ничек ирешүләре белән кызыксына башлый. Алар аңа күп еллар буе Истамбулдагы зур дини академияләрдә белем алулары турында әйтәләр.
Зөфаф төненнән соң икенче көнне иртә белән Хөсәен үзенең хатынына әйтә: «Миңа егерме яшь hәм әлегә кадәр кирәкле булган бернәрсә дә белмәгәнемне аңладым. Шуңа күрә Истамбулга укырга китәргә телим. Үтенәм, хуҗалыгыбызны hәм әти-әниләремне мин кайтканчыга кадәр кара. Галим булгач, әйләнеп кайтырмын».
Хөсәен үзенең өеннән берничә атналык юлда урнашкан Истамбулга китә. Ул фәннәрне өйрәнеп hәм бер укытучыдан икенче укытучыга белем артыннан йөреп, утыз еллык гомерен шунда үткәрә. Хөсәенгә илле яшь тулгач, ул иң югары дәрәҗәдәге галимгә бирелә торган чапанны киеп, юлга чыга.
Кайтканда, Хөсәен үзенең өеннән берничә көнлек юлда урнашкан кечкенә генә авылга туктала. Инде кич булганга, ул авылдагы мәчеткә намаз укырга керә. Мондый зур дини галимне үзләренең мәчетләрендә күрүләренә авыл кешеләре бик шат булалар. Намаз укыганнан соң, аңардан вәгазь сөйләвен үтенәләр. Бөтенесе дә исләре китеп, аның акыллы фикер йөртүен тыңлыйлар.
Вәгазь сөйләргә үтенгән кешеләрнең берсе, Хөсәенне үзенең өенә кунакка чакыра. Кичке аштан соң игенче Хөсәеннән ничек аның галим булганлыгы хакында сорый. Хөсәен аңа үзенең ничек туйның икенче көнендә Истамбулга укырга киткәнен сөйли. Ул өеннән егерме яшьлек егет булып китсә, хәзер инде илле яшьлек ир булып кайтачагын әйтә. Моннан күп еллар элек калдырган дуслары hәм гаиләсе турында сөйләгәндә, Хөсәеннең күзләреннән яшьләр ага.
- Мин сиңа сорау бирә аламмы? — диде игенче.
-Әлбәттә, ни телисең, шуның турында сора ,—дип җавап бирде Хөсәен.
-Һәр хикмәтнең башы булып нәрсә тора?
-Бөтен нәрсәгә дә ярдәмне Аллаhтан сорау- менә хикмәтнең башы.
-Юк, бу хикмәтнең башы түгел.
-Хикмәтнең башы — ул бөтен эшләрне Аллаhның бөек исеме белән башлау.
- Бу да дөрес җавап түгел,- дип каршы килде игенче.
Хөсәен утыз ел буе өйрәнгән әйберләррен әйтә, ләкин игенче аларны кабул итәргә теләми. Ниhаять Хөсәен бирелә hәм игенчедән бу сорауга җавапны үзе беләме икән, дип сорый. Игенче уңай җавап бирә. Хөсәен аннан, һәр хикмәтнең башы нәрсәдән башланганын үзенә дә өйрәтүен үтенә.
- Мин сиңа утыз ел буе кермәгән әйберне бер көн эчендә генә өйрәтә алмыйм. Син бик акыллы hәм чын күңелдән Аллаhка бирелгән кеше. Мин сине хикмәтнең тамырына бер елдан соң өйрәтермен hәм әйтермен, дип ышанам. Бар шундыйлар — моңа никадәр өйрәнергә теләсәләр дә, өйрәнә алмадылар.
Хикмәтнең башын белү өчен Хөсәен бер ел игенчедә калырга була. Икенче көнне игенче, Хөсәенне үзе белән кырга алып китә. Алар шуның кадәр күп эшлиләр, хәтта Хөсәеннең, өйгә кайтканчы, хәле беткән була. Шулай бер ел буе дәвам итә. Хөсәеннең гомерендә бер тапкыр да, шуның хәтле күп эшләгәне булмый. Ул моны хикмәтнең нәрсәдән башланганын белер өчен эшли. Ләкин кайчан гына ул игенчедән аның турында сорамасын, ул гел аңа көтәргә куша. Менә бер ел да үтеп китә. Эшчеләр өйләренә кайтып киткәч, Хөсәен игенчедән һәр хикмәтнең башы нәрсә икәнлеген әйтүен сорый.
Игенче аңа:
-Иртәгә иртә белән әйтермен, — ди.
-Моның өчен аңа шуның кадәр аз вакыт кирәкмени? — дип куя Хөсәен.
-Аның турында кыскача сөйләп була, ләкин аңлар өчен бик күп вакыт кирәк.
Иртә белән, иртәнге аштан соң, игенче үзенең хатынына, алар өчен мәртәбәле булган кунагына юл өчен капчык белән ризык әзерләргә һәм аңа бераз яңа гына пешкән икмәк, җиләк-җимеш һәм ит салырга куша.
-Ризык турында оныт, — дип кычкыра Хөсәен. — Бары миңа һәр хикмәтнең башын гына әйт.
-Сабыр бул, — дип әйтә, үзенең кунагы өчен күчтәнәч әзерләп йөргән игенче.
Хөсәен, сабырсызланып:
-Мине алдарга тырышма. Мин бер ел буе ишәк кебек хезмәт куйдым, бары тик һәр хикмәтнең башын белер өчен генә. Әйт, нәрсә ул?
- Сабырлык,- дип җавап бирә игенче.
- Юк, мине тагы көтәргә мәҗбүр итмә,- дип үтенә Хөсәен.- Син миңа хәзер үк әйтергә тиеш!
Игенче Хөсәенгә таба борыла һәм бик җитди итеп әйтә:
Һәр хикмәтнең башы — сабырлык.
Хөсәен, ярсынып:
Син миннән тиле ясадың һәм мине кулландың. Мин сабырлык турында язылган бөтен бер китап сөйли алам. Коръәндәге сабырлык турында язылган һәр юлны беләм.
Игенче аңа җавап бирә:
- Мин синнән бер ел элек һәр хикмәтнең башы нәрсәдән башланганлыгын сорагач, җавап бирә алмадың. Җавапны белер өчен бер ел буе миндә торасыңмы, дип сорагач, ризалаштың. Ул вакытта минем соравыма җавапны син аңларлык түгел идең. Ел буе мин сине сабырлыкның нәрсә икәнлегенә һәм әһәмиятле әйберне белер өчен син ничек сабыр булырга тиешлегенә өйрәттем. Син үзеңнең ачы тәҗрибәңдә сабырлыкның ни икәнен белдең. Һәм бу, чыннан да, сиңа аерым бер фән булып хезмәт итә һәм итәчәк. Үзенең белемнәрен һәм акылын тормышта куллана белмәгән галим ишәккә тиң ул.
Бу гади генә игенче түгел иде. Бу чын укытучы, дөресрәге, аны тыңларга әзер булган кешеләрне дөреслеккә өйрәтүче рухи остаз иде. Аның ярдәме белән Хөсәен утыз ел буе алган белемнәрен чын тормышта кулланырга өйрәнде.
Хөсәен, иртә белән ишеткәннәре турында уйлап, әкрен генә өенә таба юл тота. Туган йортына кайтып җиткәндә, инде караңгы төшкән була. Тәрәзәгә караган иде, кинәт бер яшь кенә егет белән утырып торган хатынын күреп ала. Хатыны егетне бер кулы белән кочаклый, ә икенчесе белән чәченнән сыйпый иде. Хөсәен тетрәнде һәм үзе булмаган вакытта аның хатыны икенче кеше белән тора башлаган, дигән уй аны ярсытып җибәрде. Хөсәен өенә кайткан вакытта караклардан сакланыр өчен Истамбулда сатып алган угын кулына ала. Бу вакытта аларның икесен дә атып үтерергә теләгән иде.
Кинәт ул бер ел буе дәвам иткән сабырлык дәресен исенә төшерә. Кешенең гомерен өзү — гади нәрсә түгел. Хөсәен башта барысын да ачыкларга, соңыннан гына бу мәсьәләгә чишелешне табарга уйлый. Ул кешеләр кичке намазга җыела башлаган авыл мәчетенә таба юнәлә. Авыл халкын, бөек галим киеменә төренгән Хөсәеннең тышкы кыяфәте, бик гаҗәпкә калдыра. Алар аны бик мәртәбәле итеп каршылыйлар. Мондагы халык арасыннан Хөсәеннән өлкән булган картларның күбесе гүр ияләре булганнар. Аның бөтен дусларының инде оныклары үсеп килә.
Шул вакытта галим сорап куя:
-Моннан бик күп еллар элек Истамбулга киткән Хөсәен исемле кеше хакында берәр нәрсә беләсезме?
Бер ир җавап бирә:
-Менә инде утыз ел буе, аның турында бернәрсә дә ишеткәнебез юк. Ул туйдан соң икенче көнне укырга киткәч, аның хатынына бер дә җиңгел булмады. Икесе бергә үткәргән бердәнбер төннәреннән соң ул балага узды. Һәм әлегә кадәр үзенең улын аякка бастыру өчен бөтен көчен куйды. Ире турында бернәрсә дә белмәсә дә, малаен үстерде, аңа белем бирде. Ул безнең имам һәм укытучыбыз. Кичке намазны укыр өчен, тиздән килергә тиеш.
Бу сүзләрдән соң, Хөсәен тетрәнә. Ул үзенең хатынына һәм улына төшкән сынауларны уйлап, кинәт елап җибәрә. Мәчеткә имам киемен кигән, матур гына бер яшь егет керә. Ул Хөсәен өендә күргән шул егет иде.
Намаз укып бетергәннән соң Хөсәен үзен сабырлыкка өйрәткән рухи остазы авылына таба юнәлеп, тез чүгә һәм әйтә:
Мең рәхмәтләр, мең фатихалар сиңа, минем беркем белән дә чагыштыргысыз укытучым!
Янына җыелган халык бу сәер гамәлнең нәрсә аңлатканын сорыйлар. Хөсәен аларга үзенең башыннан узган бөтен кичерешләрен сөйләп бирә. Ахырдан үзенең ел буе бер акыллы игенчедән сабырлыкка өйрәнеп, булачак һәлакәттән сакланып калганын әйтә. Ул янында басып торган улын кочаклый һәм алар өйләренә кайтып китәләр.
Хөрмәтле дустым! Хөсәен белән булып узган бу тормыш вакыйгасында бик күп гыйбрәтләр бар. Беренчедән, гыйлем алу — бөек дәрәҗә бирүче гамәл булса да, әгәр дә ул тормыш тәҗрибәсе белән ныгымаса, аның бернинди файдасы да калмый. Гыйлеме булган әмма тәҗрибәсе булмаган кеше үле кебек. Үленең бөтен әгъзалары урынында булса да, аларны хәрәкәт иттерүче һәм җанландыручы җан булмагач, аның бернинди дә файдасы булмый. Тән җан белән генә камилләшкән кебек, гыйлем дә тәҗрибә белән генә камилләшә. Кызганычка, бүгенге дәвердә Хөсәен дәрәҗәсендә галим, дип аталган мәгълүмат ияләре бик күп. Аларны кырыйдан тыңлап торганда, әйтерсең, кошлар кебек сайрыйлар. Әмма ул сайрауларында җан юк, рухилык юк, тыңлаучыларны изгелеккә дәртләндерүче нур юк. Чөнки бу был-был кебек сайраган кошлар мәгълүмат алу һәм алган белемнәрен башкаларга аңлату, җиткерү белән генә шөгыльләнәләр. Үз өсләрендә эшләмиләр. Алган белемнәре аша нәфесләрен тәрбияләмиләр. Һәм кай бер вакытта гади игенчедән дә хикмәтсезрәк булып калалар.
Икенчедән, чыннан да, һәр уңышлы эшнең башы, сабырлыкка нигезләнә. Хөсәен остазының: «Һәр хикмәтнең башы — сабырлык», — дигән сүзенең мәгънәсе кешеләрнең бөтен тормышларында чагыла. Сабырлыксыз бер нәрсә дә эшләп булмый: гыйлем дә алып булмый, галим дә, бай да булып булмый. Сабырлыксыз хөрмәтле әти-әни һәм бала да булып булмый, остаз һәм шәкерт тә булып булмый. Сабырлыксыз диндар булып Аллага да якынаеп булмый, гөнаһлардан да сакланып һәм арынып бетеп булмый. Сабырлыксыз дөнья һәм ахирәт уңышларына да ирешеп булмый.
Әй сөекле дустым! Һәрвакытта гыйлем ал, тәҗрибә тупла, үз өстеңдә эшләүне онытма, сабырлык сыйфаты белән сыйфатланучы бул.
Аллаһы Тәгалә әйтә:
قال اللَّه تعالي.يَآ أَيُّهَا الَّذِينَ ءَامَنُوا اسْتَعِينُوا بِالصَّبْرِ وَالصَّلاَةِ إِنَّ اللَّهَ مَعَ الصَّابِرِينَ ﴿153﴾ سورةالبقرة
«Әй, иман китерүчеләр» (һәр хәлегездә) таянучы булыгыз, намазга һәм сабырлыкка. ( Һәм белегез), чынлыкта Аллаһы Тәгалә сабыр итүчеләр белән бергә.»
Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.
"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.
"Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан.