Күптән түгел быелгы Рамазан ае (1 август — 29 август) төгәлләнде. Үзе дә сизмәстән, кеше алдында яңа сорау туа. Дөресен генә әйткәндә, ул сорау да түгел, киләчәктә нәрсә эшләргә дигән сөальне тоемлау хисе генәдер. Ураза вакытында ай буена кичергән татлы уйлар, тойгылар киләсе Рамазанга хәтле тагын булмасмы икәнни? Моның өчен 11 айны көтәргә туры килер микәнни?
Әбү Әюб әл-Әнсари (р. г.) Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.): «Кем Рамазан аенда һәм шәүвәлдә 6 көн ураза тота, ул кеше ел буена ураза тоткан кебек була»,-дигәнен ишетүе турында әйтеп калдырган.
Бу көннәрдә күпме кеше ураза тотадыр, моны төгәл генә әйтүе кыен, чөнки статистика алып барылмый. Һәммәсе дә инсанның Рамазанны ничек үткәрүеннән тора. Әгәр кешенең Рамазаннан соң да өстәмә догалар, гыйбадәтләр кыласы, Коръәнне ешрак һәм күбрәк укыйсы, сәдакалар бирүне дәвам итәсе, Раббыбызга якынаясы килә икән, моның өчен тагын бер мөмкинлек бар. Аллаһның илчесе нәкъ әнә шундый өстәмә уразалар хакында әйтеп калдырган.
Шәүвәл аендагы ураза
Мөхәммәд Пәйгамбәрнең үрнәгенә иярү — сөннәт булып тора. Сөннәт — ул фарыз (мәҗбүри) гамәлне саклау. Сез никадәрле мәҗбүри гамәлләрегезне югары дәрәҗәдә саклыйсыз һәм ныгытасыз, бу бары үзегездән тора. Кем дә кем бу кагыйдәләрне, ягъни сөннәтне үтәми, ул кеше гөнаһ кылмаса да, Аллаһының бүләгенә ирешә алмаска мөмкин.
Бер хакыйкый хәдистә Раббыбыз: «Колымның Миңа якынаю өчен кылган иң яхшы гамәлләре — аны Мин яратканга кадәр фарыз һәм өстәмә гыйбадәтләрне башкаруы. Ә Мин яратканнан соң, Мин аның куллары, күзләре, ишетә торган колаклары да булып торырмын»,-дигән.
Шәүвәлдә ничек ураза тотарга?
Шәүвәл аенда ураза тотканда Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәү турында ниятләргә кирәк. Уразаны бары тик Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп кенә тоту зарур.
Шәүвәлдәге уразаны рәттән 6 көн итеп тә, яисә ай буена чиратлаштырып та тотарга була.
Хатын-кызларга башта Рамазан аенда калдырган уразаларын тоту хәерле. Рамазаннан калган бурыч ваҗиб (мәҗбүри) санала, ә шәүвәл аендагы ураза сөннәт (Пәйгамбәребез үрнәгенә иярү) булып тора. Шуңа күрә алдан фарызны үтәргә, аннары гына өстәмә гамәлне башкарырга кирәк.
Шәүвәлдәге 6 көннән соң нишләргә?
Шәүвәл аендагы уразадан тыш, хәдисләрдә башка өстәмә уразалар хакында да әйтелә.
Гашурә көнендәге ураза (Мөхәррәм аеның 9 нчы һәм 10 нчы көннәре);
Гарәфә көнендәге ураза (Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне) әнә шундый уразалар рәтенә керә. Хәдисләрдә бу көндә узган елда һәм аннан алдагы елларда кылган гөнаһларның (зур гөнаһлардан тыш) гафу ителүе турында белдерелә.
Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендәге ураза
Гайшә, шулай ук Әбү Хөрәйрә Аллаһның илчесеннән болай дип ишетүләре турында әйткәннәр: «Фәрештәләр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә гамәлләрнең хисабын күрсәтәләр, ә мин гамәлләремнең ураза кылган вакытта күрсәтелүен телим».
Һәр ай календареның 13, 14, 15 нче көннәрендә ураза тоту. Әбү Хөрәйрә бу хакта: « Сөекле илчем (с. г. в.) миңа 3 әйберне васыять итте: һәр айда 3 көн ураза тотарга, «Әд-Духа» догасын һәм йоклар алдыннан «витр»ны укуны».
Пәйгамбәребез кайчагында көнаралаш, ягъни Дауд уразасын тота. Ул бу хакта: «Аллаһның иң яхшы уразасы — Дауд уразасы, ягъни көнаралаш тотыла торган ураза»,-дигән.
Габдесабур ХӘЙРЕТДИНОВ