«Кешеләрнең арасыннан шундый адәмнәр бар, алар Аллаһыдан башкаларны Аңа тиңдәшләр итеп алалар, алар шуларны Аллаһыны яраткан кебек яраталар. Әмма Ал-лаһыга нык ышанган чын мөэминнәр Аллаһыны көчлерәк яраталар. Үзләренә золым итүчеләр белсәләр иде Ахирәттә Җәһәннәм газабын күргәндә барча куәт Аллаһыныкы икәнлеген, һәм Аллаһ каты газап кылучы икәнлеген! («Бәкарә» сүрәсе, 165 нче аять.)
Мәхәббәтнең романтик идеясе турында сөйләгәнче, иманлылар-ның мәхәббәтне ничек дөрес кабул итүләрен искә төшерик. Иманлы һәм намуслы кеше йөрәгендә кемгә карата күбрәк ярату хисе яшәргә тиешлеген яхшы белә. Нәкъ менә Аллаһ кешене юктан бар иткән, аңа тән, акыл, аң, иман һәм аңарда булган башка бөтен нәрсәне биргән. Кешегә кирәкле һәммә нәрсә дөньяда Аллаһ тарафыннан бар кы-лынган. Апай гына да түгел, мөэмин Аллаһыга буйсынып, Аның кушканнарын үтәп яшәсә, Ул аны хисапсыз рәхәтлек, Үз мәхәббәте белән сөендерәчәген хәбәр итә. Шуңа күрә дә, Аллаһы Тәгалә чын мәгънәсендә барысыннан да күбрәк яратуга лаек. Ул мөэминнәрне Коръәндә шундый сүзләр белән кисәтә: «Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык...» («Инширах» сүрәсе, 8 нче аять.)
Аллаһ — кешеләрнең бер-бер-сенә карата кичергән мәхәббәтнең чыганагы ул. Аллаһыны яраткан кеше үзенең кардәшләренә карата да теләктәш мөнәсәбәттә була. Бу - Аллаһының әлеге кешеләрдә чагылган сыйфатларын чынлап ярату хисләре.
Мәхәббәтне шуның белән дә аклап була: кызыксыну һәм ошату хисләре бездә яратылучыга хас игелеклелек сыйфатларын булдыра. Шушы хисләр икенче кеше тарафыннан да кабул ителсә, мөнәсәбәтләр ныклы мәхәббәт багланышларына (гаилә коруга) әверелә. Әмма шушы гүзәл сыйфатларның чыганагы Кем булуын ачыклау һәм Аңа карата кызыксыну, ярату булдыру мөһим. Ул — Аллаһ, барлык матурлык һәм гүзәллекнең чыганагы, һәм Аның мәхлуклары ирешкән иң яхшы сыйфатлар - Аның эчке үзенчәлекләренең бик кечкенә чагылышы.
Шулай итеп, без Аллаһыны гына яратабыз дип әйтергә мөмкин. Аның сыйфатлары, үзенчәлекләре чагылган мәхлукатларга мәхәббәтебез Аллаһының ризалыгына ирешү хакына булырга тиеш. Кеше Бөек Затның мәхлукларына аларга Аллаһының катнашы юк сыман карый һәм аларны Аллаһы гына лаек булырдай мәхәббәт белән сөя икән, бу — аларны бөекләүнең беренче билгесе.
Ялган һәм законсыз мәхәббәт нәтиҗәсендә җәмгыятьтә сыннарга табынуның күп төрләре барлыкка килә. Хатынны, гаиләне яисә ата-бабаны Аллаһ урынына күрү — шуның бер мисалы, шул рәвешчә кеше Раббысын оныта.
Бер-берсенә мәхәббәтләре аркасында мәҗүсиләрнең Аллаһыдан ваз кичүләре һәм сыннарга табына башлаулары турында Ибраһим (галәйһиссәләм) менә ничек сөйли: «Сез Аллаһыдан башка сынымнар-ны илаһә тоттыгыз, дөнья тереклегендә бер-берегез белән сыным-нарыгыз исеме белән сөйләштегез, соңра Кыямәт көнендә бер-берегезгә ләгънәт әйтерсез вә ул көндә бер-берегезне инкяр итәрсез, сезнең барачак җирегез — уттыр, сезгә анда ярдәмче булмас». («Гәнкәбут»сүрәсе, 25 нчеаять.)
Шулай итеп, Коръән безгә мондый мәхәббәт бәйләнешләренең ахыр чиктә Кыямәт көнендә нәфрәткә һәм хыянәткә әверелүен бәян итә. Сәбәп шунда: кешеләр бер-берсенә карата чиксез мәхәббәт кичерсәләр, алар бер-берсен-нән илаһә ясый һәм бу бары тик газапка гына китерә. Аллаһыдан башка Илаһә юклыгын аңлаган кеше башка кешене Аллаһ биеклегенә күтәрергә һәм аны Аллаһыдан артыграк яратырга мөмкин түгел. Ә мәҗүсиләр башкача эшли. Коръәндә бу хакта менә ничек әйтелгән: «Кешеләрнең арасыннан шундый кешеләр бар, алар Аллаһыдан башкаларны Аңа тиңдәшләр итеп алалар, алар шуларны Аплаһыны яраткан кебек яраталар. Әмма Ал-лаһыга нык ышанган чын мөэминнәр Аплаһыны көчлерәк яраталар. Үзләренә золым итүчеләр белсәләр иде Ахирәттә Җәһәннәм газабын күргәндә барча куәт Аплаһыныкы икәнлеген, һәм Аллаһ каты газап кылучы икәнлеген! (»Бәкарә« сүрәсе, 165 нче аять.)
Бу аятьтә иманлы кешеләрнең ни дәрәҗәдә Аплаһыны яратырга тиешлеге аңлатыла. Димәк, кем дә булса башка кешене Аллаһыдан артыграк яратуын белдерсә, аны иманлы дип әйтеп булмый. Ә инде кемдер киресен тәкърарласа, аның ихлас булмавы, яисә Аллаһ һәм дин турында берни белмәве күренеп тора. Чыннан да, бу аятьнең икенче өлешендә Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылучыларның Аның турында дөрес булмаган яисә тулы булмаган мәгълүматка ия икәнлеге турында сүз бара.
Мондый кешеләр, Аплаһы-га ничек буйсынырга кирәклеген белмәгәнлектән (»Зүмәр« сүрәсе, 64-65 аятьләр.), мәхәббәтләрен үз-үз-ләренә яисә башка кешеләргә: ата-анасына, улларына, туганнарына, хатыннарына, ирләренә, дусларына... — ягъни кемнәргә сокланалар һәм кемгә охшарга тырышалар — шуларга юнәлтә. Бу исемлекне дәвам итәргә була. Кайберәүләр хәтта җансыз әйберләрне һәм абстракт төшенчәләрне дә яратырга мөмкин. Акча, милек, йорт, машина, җәмгыятьтәге урын, дәрәҗә һәм хакимлек кебек ялган хыяллар—әнә шундыйлардан түгелмени? Кыскача әйткәндә, иман белән ныгытылмаган мәхәббәт мәҗүсилек гөнаһының бер өлешенә — ягъни Аллаһыдан башка берәүдә яисә берәр нәрсәдә илаһилык сыйфатларын күреп гыйбадәт кылуга тиң. Мондый мәхәббәт зирәклек, акыл белән Аллаһ тарафына юнәлтелмәгән икән, бу — романтик мәхәббәт. Аллаһ Коръәндә мондый мәхәббәтнең файда китермәве, ә чын хәерлелек-нең Аңарда гына булуын әйтә: »Кешеләр өчен зиннәтле-сөекле ителде күңел, нәфес яраткан нәрсәләр: хатыннардан, балалардан, күп җыелган алтын вә көмештән, вә зиннәтләнгән йөгерек атлардан, вә дүрт аяклы хайваннардан, вә чәчеп үстергән уңышлардан. Бу нәрсәләр дөнья тереклеге, әмма кайтачак яхшы урын — Аллаһ хозурында«. (»Гимран« сүрәсе, 14 аять.) Без барлык бу әйберләрне Аллаһ бар иткән нәрсәләр буларак яратырга һәм безгә аларны Аның бүләк итүен аңларга тиешбез.
Кеше мәхәббәте — Аллаһ бар иткән хисләрнең иң гүзәле. Коръәндә Аллаһының кешене »иң гүзәл мәхлугы« итеп ха-ликъ кылуы турында әйтелә. Димәк, иманлы кеше үзенең мәхәббәтен аңа лаек булырдай — ягъни Аллаһыдан куркучы, яхшы холыклы кешегә юнәлтергә тиеш. Иманлы кешенең чын мәхәббәтен җәмгыятьтә киң таралган, динсез кешеләр мәхәббәте белән чагыштырырга ярамый, ул — эчкә тирән я терелгән хис.
Алга таба без Аллаһының рәхмәте булган хисне кичерергә сәләтсез кешеләр турында сөйләшербез. Ир белән хатын арасындагы сыннарга табыну рәвешендәге мөнәсәбәтләрне карап үтәрбез.
Ир Һәм хатын арасындагы мәхәббәтнең мәҗүсилек рәвеше
Ир белән хатын арасындагы мәхәббәтнең мәҗүсилеккә китерү сәбәбе — бу мөнәсәбәтләрнең Аллаһ рөхсәт иткәннән чиккә чыгуында. Ул гражданлык никахы, ягъни законсыз бергә яшәү рәвешендә булырга мөмкин — мондый хәл хәзер бик еш күзәтелә.
Сөйгәне ташлап киткән чакта, яисә бергә яшәү өчен шартлар бул-маса, кеше үз-үзен яки башка кешене үтерү дәрәҗәсенә җитә; икенче берәү җавапсыз сөюе аркасында үз-үзенә зыян сала; өченчесе, хатыны белән сугышкач, үз-үзен үтерергә маташа. Болар—без әледән әле телевизор аша күреп, ишетеп яисә газеталардан укып, белеп торган кайбер мисаллар гына...
»Мәгъшуклар« мәхәббәтне шулай романтик рухта кабул иткәндә, үзләренең күңелләрен һәм йөрәкләрен, Аллаһ кушканнарны үтәүгә юнәлтәсе урында, бер-бер-се алдындагы бурычларга юнәлтәләр. Аллаһыга тиешле хисләрен, үзләрен Аннан башка яшәүчеләр сыман тоеп, башкага багышлыйлар. Иртән күзләрен ачканда, яңа көн өчен Аллаһыга рәхмәт әйтәсе урында, бер-берсенә яраклашырга омтылалар. Алар Аллаһ хакына түгел, ә бер-берсе өчен корбан булырга әзер.
Кыскача әйткәндә, аларның һәркайсы икенчесен илаһә дәрәҗәсенә күтәрә. Шул рәвешчә, без мәхәббәтне ялгыш аңлауның төрле мисалларын күреп, һәм мондый хәлнең бөтен дөньяда киң таралуына шаһит булып торабыз. Романтик ир-егетләр һәм хатын-кызлар бер-берсенә ачыктан-ачык: »Мин сине сөям«, »Минем сине уйламаган чагым юк« һәм башка шундый сүзләрне туктаусыз кабатлап торалар. Ә бит кеше кая гына барса, кая гына караса да, чын сөюгә лаек зат — ул бердән бер Аллаһ — Галәмнәр Хуҗасы гына.
Романтик мәхәббәт — бер карашка, мәхәббәтнең »гөнаһсыз« төре булып күренсә дә, ул Аллаһ хозурында мәҗүсилеккә тиң гөнаһ. Әмма иблис кешеләр аның артыннан барсын өчен, аларга дөреслекне күрергә комачаулый, чынбарлыкны бизәп күрсәтә: »Үземнең «Аллаһ» дигән исемем белән ант итеп әйтәмен ки: синнән әүвәлге өммәтләргә дә пәйгамбәрләр җибәрдек, шайтан аларның кылган батыл гамәлләрен үзләренә яхшы эш итеп күрсәтте, шайтан бу көндә аларга юлдаштыр, аларга Ахирәттә рәнҗетүче газап булачак«. (»Нәхел« сүрәсе, 63 нче аять.)
Коръән романтик сөюдән сукырайган ир-атның хатын-кызга карата булган хисенә аерым игътибар кирәклеген белдерә. Мондый мәхәббәткә теләсә кайсы хатын-кыз ия булырга мөмкин: ирнең үз хатыны, дус хатыны яисә ерактагы »платоник« мәгъшукасы. Мәхәббәтнең мондый төре кешегә Аплаһыны тиешенчә искә төшерергә комачаулый яисә ул йөрәгендә Аллаһыга караганда зуррак урынны сөяркәсенә бирә. Һәм бу мәҗүсилеккә китерә. Әлбәттә, мондый куркыныч ир-атларга гына түгел, хатын-кызларга да кагыла.
Шундый романтик мөнәсәбәтләргә бирелгән кешеләр үзләрен нинди куркыныч астына куюларын аңламый. Балачактан ук адашкан җәмгыятьнең ялган идеаллары белән яшәгәнгә һәм Коръәннең бердәнбер туры юл күрсәтүче икәнен белмәгәнгә күрә, Аллаһ каршында үзләренең яшәү рәвешләре дөрес булмавын чамаламыйлар. Үз гомерләрен Аллаһ турында уйламыйча үткәргәч, алар наданлык сазлыгына бата, әмма үзләрен дөрес яшибез дип уйлыйлар. Аллаһыга ышанмаулары аркасында, аларның акыллары сукыр.
Хыялый мәхәббәт капкынына эләгеп, бер-берләрен илаһә итеп күргән ирләр һәм хатыннар кайчак-та үз-үзләренә кул салу дәрәҗәсенә җитә. Бергә яшәү өчен шартлар булмаса, »мәхәббәтләрен үлемсез итү« яисә »җаннары мәңге бергә калсын өчен«, йә башка шундый акылсыз сәбәп белән, алар кул-га-кул тотынышып, биек күпердән аска сикерә ала. Тик, мондый »батырлык«ка атлаганда, алар үз-үзләрен туп-туры Җәһәннәм авызына ташлаганнарын аңламый. Ялгышуларын белмичә, мондый тыелган гамәлне кылучылар Ахирәттә бер-берсе белән кавышырбыз дип уйлый, анда Аллаһы Тәгалә белән очрашасы хакында уйламый. Соңгы мизгелдә Үлем фәрештәсен күргәндә алар барысын да аңлаячак, ләкин соң булачак. Газеталарда җавапсыз мәхәббәтләре аркасында үлемгә барган кешеләрнең сагыш тулы соңгы хатлары басылып чыкканы бар. Алар —романтизмның кешене тулысынча акылдан яздыра алуы турында сөйли.
Шулай да, күзләрен каплаган пәрдә күтәрелгәч һәм вәгъдә ителгән мәңгелек газапларның чынбарлык булуын аңлагач, кеше, сөекле кешесен корбан итү бәрабәренә булса да, котылып калырга тырышачак. Бу турыда Коръәндә менә ничек язылган: »Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше, балаларын биреп, газаптан котылуны теләр ул көндә, вә хатынын һәм кардәшләрен биреп, вә аны эченә алган кабиләсен биреп, вә җирдә булган барча мәхлукатны биреп, соңра шуларның барчасын газапта калдырып, үзен коткаруны теләр. («Мәгариж,» сүрәсе, 11 -14 нче аятьләр.)
Шундый ук хәл тагын бер аятьтә искә алына:«.. .ул көндә (Кыямәт көнендә) кеше качар карендәшләрен-нән, һәм анасыннан вә атасыннан, һәм хатыныннан вә балаларыннан. Һәр кеше өчен бардыр Кыямәт көнендә аны мәшгуль итәрлек каты ЭШЛӘр». (Тәбәсә« сүрәсе, 34-37 нче аятьләр.)
Мәҗүсилеккә илтә торган романтик мәхәббәт төре җәмгыятьтә »гөнаһ«сыз, »саф романтик« һәм »чын хисләр« рәвешендә уңай кабул ителә, хәтта данлана һәм хуплана да. Гадәттә кешеләр япь-яшь вакытларында романтизм йогынтысына эләгә һәм бу аларның акылы, намусы үсешен тоткарлый, аларны дин, иман, үзләренең яшәү мәгънәсе мәсьәләләрендә надан калдыра. Алар Аллаһыны оныта, Аны ярату, Аннан курку турында берни белми. Адашкан буын өчен сыннарга табыну гадәти хәлгә әверелә.
Телевидение һәм кино тамашачыларга романтик, тәэсирле темаларны көчләп тага. Алар кешенең табигатенә үк сентиментальлек хас дип раслыйлар. Романтизм музыкада, шигърияттә һәм әдәбиятта иң »үтемле тема«лардан санала. Хисчәнлек — кешеләргә тиешенчә уйларга, чынбарлыкны кабул итәргә комачаулап торучы йомшаклык ул. Шайтан бу хакта яхшы белә. Мондый йомшаклык халәте Аллаһыны истә тотарга, тормыш мәгънәсе һәм Ахирәт дөньясы турында уйларга ирек бирми, аларны дини тормыштан ераклаштыра һәм ахыр чиктә мәҗүсилеккә китерә. Шулай итеп, иблис, мөмкинлек чыккан саен, интенсив һәм даими рәвештә сентименталь (хисчән) темалардан файдаланып, җәмгыятьне юлдан яздырырга тырыша. Димәк, мәҗүсилекне ялган илаһәләргә яисә таш яки агач сыннарга гына табыну дип уйлаган кешеләр дә сак булырга һәм үзләрен бу гөнаһтан пакь дип санамаска тиешләр. Аларның Кыямәт көнендә түбәндәге сүзләр белән ант итүчеләр арасында булуы да ихтимал: »Ий, тәрбиячебез Аллаһ! Без дөньяда чагыбызда мөшрикләрдән булмадык«. (»Әнгәм« сүрәсе, 23 нче аять.)
Иманлы кешенең мәхәббәте
Кыскача әйткәндә, Аллаһыдан башка берәүне — шул исәптән, Ул халикъ кылган теләсә кемне артык
ярату — мәҗүсилеккә китерә торган сәбәп булып тора. Иманлы кешеләргә килгәндә, үзләренең кардәшләрендә һәм дөнья яратылышында Аллаһының сыйфатларын күрсәләр дә, алар бары тик Аллаһыны гына ярата. Алар Аллаһының ризалыгына ирешүне өмет итеп ярата. Алар кемнедер (яисә нәрсәнедер) Аллаһыдан бәйсез рәвештә яратмый. Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд (салаллаһу галәйһи вәссәләм) шулай ук бу мәсьәләгә зур игътибар биргән һәм: »Сезнең арагыздан Аллаһыдан башкаларга гыйбадәт кылмыйча үлгәннәрегез Җәннәткә керәчәк«, — дип белдергән. Бу — иманның төп шарты, исбатланышы булып тора.
Иманлы кешенең мәхәббәте яктылык кебек саф, ул йөрәкне нурландыра, чөнки ул мәхәббәтнең иясе — Аллаһ. Шул сәбәпле, иманлы кеше үзе яраткан кемнең дә булса үлемен фаҗига дип кабул итми, чөнки аның сыйфатлары Аллаһ сыйфатларын чагылдырган була, яраткан әйберләреннән нәрсәнедер югалтуы өчен дә үкенми, өзгәләнми. Чөнки ул белә, яраткан әйбернең физик һәм рухи өстен-лекләренең Иясе — Аллаһ, һәм ул сөйгән кешенең матурлыгы — Аллаһының чагылышы. Аллаһ — Үлемсез, Мәңгелек, вакыт кысалары белән чикләнмәгән һәм, иң мөһиме, иманлы кешегә Ул аның муен тамырыннан да якынрак. Димәк, борчылыр сәбәп юк, кешене сынар өчен, Аллаһ үзенең чагылышы булган нәрсәне аңардан вакытлыча читләштерә. Әгәр кеше үз иманында нык тора икән, ул бу дөньяда да, мәңгелек дөньясында да үзе теләгәннәргә тулысынча ирешәчәк. Һәм бу Аллаһ кодрәтенең иң гүзәл чагылышы булачак.
Шулай итеп, иманлы кешене өметсезлеккә, хәсрәткә салырлык хәлләр булмый, чөнки ул бу сергә төшенгән һәм саф иманга ирешкән. Андый кешенең рухи халәтен Аллаһ шундый сүзләр белән тасвирлый: »Хак мөэминнәр Раббыбыз — Аллаһ диделәр, соңра һәр эштә туры булдылар, аларга һич куркыныч юктыр һәм алар көенүче дә булмаслар«.»Әхкаф" сүрәсе, 13 нче аять.)
Харун ЯХЪЯ.
_