Иртә белән, йокыдан торып, тәрәзәгә күз салсаң, зур бер оядагы кырмыскалар кебек, кешелек дөньясының кайный, хәрәкәтләнә башлаганын күрәсең... Кемдер тукталышта автобус көтә, кемдер төнге сменадан өенә кайта; балалар да, зур букчаларын асып, мәктәпкә бара. Гомумән, һарберебез үз эше белән мәшгуль, һәрберебез шәхси мәнфәгатьләрен кайгырта.
Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН.
Хәрәкәтебез төрле тизлектә булып, төрле якка юнәлгән булса да, барыбызның да максаты бер; ул да булса — үз бәхетебезне табу. Җир өстендә кем генә булмасын — ирме ул, хатынмы; яшьме яки картмы; бай яки фәкыйрьме; авыру яки сәламәтме, һәрберебез бәхетле булырга, имин тормыш кичерергә тели. Максатларыбыз бер кебек, ләкин аңа ирешү өчен төрлебез төрле юлны сайлый, һәр эзләгән табамы, гомере буе омтылган максатларына ирешә аламы?
Кечкенә сабый, аягына басып, беренче адымын ясый. Бакчага йөри, бер дистә елын мәктәп партасы артында үткәрә, институтка керә, эшкә урнаша, гаилә корып, балалар үстерә... Күпме мәшәкатьләр
кичерә, күпме үрләрне яулый. Барысы да шушы максатка ирешү өчен. Ләкин ни сәбәпле кеше, бөтен гомерен, бар көчен биреп тә, күп очракта максатына ирешә алмый кала соң? Әллә ул «бәхет» төшенчәсен аңлап бетермиме, әллә аны дөрес җирдән эзләмиме?..
Җирдә яшәгән һәркемнең тормыш маягы бар. Ул маякны кеше үзе сайлый һәм маяксыз кеше булмый. Менә шушы маяк кешеләргә юнәлешне, юлны күрсәтә; максатка ирешү-ирешмәү дә нәкъ шул маякка бәйле рәвештә тормышка аша.
Яшәү барышында күп кенә кешеләр үзләренең акыл-интел-лектларына таянып тормыш итәргә тырышалар. Моны без беренче маяк дип атыйк. Икенче берәүләр исә, үз тормышларын бер төрле агымга куеп, ни рәвештә яшәүләре хакында артык уйланырга ашыкмыйлар. Андыйларның маягы — нәфес, шәһвәт, гади генә итеп әйткәндә, үз «МИН»е.
һәм бер казанга ике баш сыймаган кебек, бу ике маякта бер-берсенә каршы килә, беркайчан да бергә булмый. Ни кызганыч, кешене барлык җан ияләреннән дә өстен иткән
зирәк акыл күп очракта «мин»нән өстен чыга алмый. Юкса, күпләр, сайлаган тормыш юлларында бераз туктап, артларына борылып, акыллары белән фикерләп, дөрес юлда түгеллекләрен аңларлар иде. Ләкин «МИН» артка каратмый, акылны фикерләтми... «Акыл да тик ятмый, гел уйлый бит», — диярсез. Акыл уйлый, ләкин «генераль директор»ны үтә алмый. «МИН» дигән маяк бәхет юлын күрсәтә: «Әнә ул, теге тау башында», — ди. Акыл исә: «Ничек ул тауга менәргә микән», — дип фикерли. Ләкин: «Ул тауга менәргәме соң? Аңа менү кирәкме соң?» — дигән сорау туа алмый. Шул рәвешле, «МИН» каршында хәтта акыл да көчсез кала.
Күпләрнең маягы булган «МИН» янында икенче бер маяк бар, ул да булса — «ДИН». Әйе, Аллаһы Тәгалә Үзенең бәндәләренә, бәхетле булу өчен, ныклы бер аек динне, «МИН»гә каршы тора алырлык бердәнбер маякны бирде. Халкыбызның йөздән туксан бише Аллаһның барлыгына инана кебек, акрынлап Аның нигъмәтләрен дә танырга тырыша. Танып кына калмый әле, сыйган кадәр, аларны колачына ала,
берсеннән дә баш тартмый. Ләкин тормыш маягына килгәндә: «Раббым, нигъмәтләрең өчен Сиңа шөкерләр булсын; тик мин үземчә яшим инде, ничек яхшырак яшисен үзем беләм», — дип, һаман «МИН»нең астыннан чыга алмый; аның «Аллаһның динен тотсаң, малың кимер. Тормышыңның яме калмас. Дусларың ташлап китәр...» кебек сүзләренә алдануын дәвам итә.
Адәм баласының, «МИН» күрсәткән юл белән барып, бервакытта да бәхетле буласы юк. Әгәр дә без, бертуктаусыз хәрәкәттән тукталып, бераз фикерләгән хәлдә үткәннәргә күз салсак, күбебезнең тормышы сахрада адашкан кешене хәтерләткәнен күрербез. Ризыгы-суы беткән, кояш һич кызганмыйча кыздыра; юлчы, тәмам хәлсезләнеп, инде шуышып бара. Ләкин бара, туктамый... Аңа бер йотым судан башка һичнәрсә дә кирәкми... Кинәт юл уртасында бер сулык күренә, һәм ул, бар көчен туплап,, шунда юнәлә. Тик килеп җиткәч, ни күрсен — су юкка чыккан, башта күргәне рәшә (мираж) генә булган икән... Ләкин, ни сөенеч, ерактарак янә бер сулык күренә һәм юлчы шунда таба юнәлә. Барып җитә. Анда да ком, су тагын да ераграк икән. Шул рәвешле су эзләп, бичара һәлак була...
Күпме кешеләр, «МИН»нәре күрсәткән «суларны» эзләп, күпме авырлыкларны җиңәләр; күпме үрләрне яулыйлар; «Килеп җитәм, бәхетемне табам», — дип өметләнәләр. Тик бәхет кенә бу тауда түгел икән... Шулай да «МИН» кайгырырга вакыт бирми: «Борчылма, әнә бит тагын бер тау, анда бәхетне күрмисеңмени, тизрәк ашык шунда», — ди. Аңа алданып, күпме кешеләр шул таулар арасында, максатларын таба алмыйча, һәлак була.
Элек-электән кешеләр бәхетне нәрсәне дә булса арттыруда табарга тырышканнар. Җир өстенә килгән илчеләр халыкларны шушы яман авырудан һәрдаим кисәтеп торганнар. Пәйгамбәребез: «Сез фә-кыйрьлеккә төшәрсез дип борчылмыйм, ә дөньяга бирелерсез дип куркам», — дигән (сахих хәдис).
Арттыра кеше, һич туктый алмый. Йортын күтәрсә, болытка җитсен; машина алса, андый һичкемдә булмасын. Бу бәхетне безгә «МИН» вәгъдә итә, Пәйгамбәребез исә аның ялган бәхет икәнлеге хакында кисәтә: «Кешенең дине белән иманы өчен байлык һәм шөһрәткә омтылышның зарары, сарыклар яныра җибәрелгән ач бүреләрдән дә куркыныч» (сахих хәдис).
Байлык чире. Ислам дине бай бу-
луны тыймый, ләкин тормыш рәвеше байлык туплау булырга тиеш түгел.
Акчаның урыны — кесәдә, иманныкы — йөрәктә. Кайвакыт кешенең акчасы, кесәсенә дә керерегә өлгермичә, туры йөрәгенә үрмәли. Байлык төсе аның өчен иң күркәм төскә, акча тавышы иң моңлы тавышка әйләнгән; мал-мөлкәт аны исерткән, күңелен томалаган. Аллаһыга иманы булмаган кеше ул исереклектән һич котыла алмый. Пәйгамбәребез: «һәр өммәтнең алдана торган нәрсәсе бар, бу өммәтнең алдануы — байлыктадыр», — диде (сахих). Күпме кешеләр шушы нәрсә белән алданалар. Байлык дип, жир өстендә күпме кан коела, күпме дуслар дошман була, туганлык җепләре өзелә... Пәйгамбәребез: «Сезгә кадәр яшәгән кешеләрне алтын һәм көмеш акчалар гына һәлакәткә ирештерде, сезне дә алар юк итәрләр», — диде (сахих).
Тормыш юлларын Аллаһы биргән маяк белән алып баручыларга бәхет-сәгадәтне Раббыбыз Үзе вәгъдә итә: «Мин күрсәткән туры юлга ияргән кеше, ьич адашмас һәм бәхетсез булмас. Кем Мин биргән юлдан йөз чөерә, аны тар тереклек, авыр тормыш көтә...» (Таһэ сүрәсе, 123,124).
Бәхетле булыгыз!