Дүрт нәрсә йөзеңне нурландырыр:
Аллаһыдан курку;
Сәдака;
Мохтаҗларга ярдәм итү;
Рәхмәтле булу;
Дүрт нәрсә йөзеңне нурсыз итәр:
Ялган;
Оятсызлык;
Кирәкмәгән нәрсә белән кызыксыну;
Динең турында кайгыртмау.
Дүрт нәрсә сине сырхау итәр:
Күп сөйләү;
Күп йоклау;
Күп ашау;
Күп ярату.
Дүрт нәрсә җисемеңә зыян салыр:
Сагыш;
Комсызланып ашау;
Начарлык турында уйлау;
Төнен йокламау.
Дүрт нәрсә сиңа байлык китерер:
Намаз уку;
Тәүбә итү(Әстәгфируллаh-әл-Газыйм);
Сәдака;
Зикер әйтү(Сөбхәнә Аллаh, Әлхәмдулилләh, Аллаhу Әкбәр).
Дүрт нәрсә сине ярлы итәр:
Көндезен йоклау;
Намазны бетерү;
Ялкаулык;
Икейөзлелек.