Күз яшьләре кайгыдан, сөенечтән дә чыга. Шулай ук алар кешенең йомшак күңелле, хисле икәнлеген дә билгели. Яшьләр хәтта кешенең рухи һәм физик халәтен бәяли.
Мөэминнең гыйбадәт кылганда чыккан күз яшьләре аеруча игътибарга лаек. Нәкъ менә шул энҗе бөртекләре Аллаһы Тәгалә каршында кыйммәтле. Кыямәт көнендә алар өчен коллар чиксез нигъмәтләргә ия булачак.
Бер хәдистә «Өч кеше иблистән һәм аның гаскәреннән котылачак: тәүлек буена Аллаһыга зикер әйтүчеләр, төннең икенче яртысында Аллаһтан куркып елаучылар һәм кылган гөнаһлары өчен чын күңелдән тәүбә итүчеләр», диелә.
Бу кешеләр бер төркемгә бүленеп, төнен һәм көнен Аллаһны искә алалар: «Ләә иләһә илләллаһ». Төнлә торып: «Әстәгъфируллаһ әл-әзим, әстәгъфируллаһ әл — әзим»дигәндә аларның күз яшьләре чыга.
Әгәр дә күзләр Аллаһтан куркып яшьләнә икән, шул чакта җәһәннәм уты башка әгъзаларга да кагылмас. Әгәр дә күз яше яңакка тама икән, бу кешенең битенә кара төшмәс. Өммәт эчендә бер генә кеше Аллаһтан куркып елый икән, бу өммәтне Аллаһы Тәгалә төрле бәлаләрдән саклар.
Тик бөтен нәрсәнең дә үз үлчәме бар. Бу күз яше бернәрсәгә дә охшамаган. Бер күз яше белән диңгез зурлыгындагы ут учагын да сүндереп була. (Рамуз әл — Әхәдис,№ 4587 әйтем).
Ибн Хиббән Сәхихендә язылган:» «Мин, УбайдуЛлах ибн Өмәйр, Гайшә (р.г.) янына кердем һәм әйттем: «Сез Пәйгамбәр (с.г.в.) кылган иң күркәм гамәл турында әйтегез әле».
Гайшә елап: «Бервакыт ул төнлә намаз укырга торды һәм миңа: «Гайшә, мине ялгызымны гына калдыр әле гыйбадәт кылырга, диде». Мин: «Аллаһ белән ант итәм, мин синең янәшәңдә булырга яратам. Сине бәхетле кылган гамәлләр мине дә шатландыра»,-дидем. Ул тәһарәт алып, намаз укырга җыена башлады. Гадәттә, намаз укыганда аның тезләре, хәтта тирәсендәге җир дә дымлана иде.
Шул вакытта азан әйтмәкче булып, Билал керде һәм Пәйгамбәрнең күз яшьләрен күреп: «Син ник елыйсың, Аллаһы синең булган һәм булачак гөнаһларыңны кичерде бит? Ул : «Мин рәхмәтле кол булырга тиеш түгелме? Бу төнлә миңа берничә аять иңдерелде. Кем дә кем намаздагы аятьләрнең мәгънәсен белмичә укый икән, шуның хәле бик тә аяныч»,-дип әйтте.
Безгә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы үрнәк булып торырга тиеш. Кызганыч, хәзерге заманда безнең күпләребез аның елый-елый намаз укыганын истә тотмый, бик азларыбыз ихластан гыйбадәт кыла.
Данил Исмәгыйлев