Үбешү нинди хөкемдә, ягъни үбешергә ярыймы?

- Ислам дине буенча мөселман егете белән мөселман кызның үбешүе нинди хөкемдә, ягъни үбешергә ярыймы, әгәр җенси якынлык кылынмаса? Sanan Аллаһ илчесе (с.г.в.) андый

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

- Ислам дине буенча мөселман егете белән мөселман кызның үбешүе нинди хөкемдә, ягъни үбешергә ярыймы, әгәр җенси якынлык кылынмаса?

Sanan

Аллаһ илчесе (с.г.в.) андый гамәлләрне тыйды. Коръәндә дә хатын-кызлар гаурәт урыннарын капласыннар дип язылган, бары тик бите белән кулы гына күренсен. Куллар белән бер-береңне тоту кул зинасы дип атала, шулай ук күз зинасы да бар. Үбешү хакында әйтеп торасы да юк, чөнки бу ир белән хатын арасында гына була торган интим гамәл.

-       Минем сорауга җавап бирерсез дип өметләнәм. Мин 9 ай элек ислам динен кабул иттем. Әлхәмдүлилләһ. Гаиләдә бер мин генә ислам динендә. Туганнарым Латвиядә торалар. Аларның берсе дә ислам динен белми. Бу сорау мине борчый: әгәр үлсәм, мине ничек җирләрләр, ислам дине һәм гореф-гадәтләре хакында бернәрсә дә белмиләр бит. Католикларны күмгән кебек күмсәләр, нәрсә була? Әгәр булдыра алсагыз, җавап бирегез. Сезгә алдан ук зур рәхмәтемне белдерәм. Аллаһ сезгә бәрәкәт бирсен.

Сара.

Бу соаруга җавап бирер өчен, сезнең кияүдәме, юкмы икәнлекне белергә кирәк. Мәчеткә йөрисезме, башка мөселман хатын-кызлары белән сөйләшәсезме?

Җирләү эшләре белән туганнар шөгыльләнә. Сезнең калада мәчет булса, бу җитә. Туганнарыгызга шунда барырга кирәк. Әгәр туганнарыгыз дингә каршы булса, бөтенләй башка мәсьәлә. Башка дин буенча җирләсәләр дә, бу берничек тә йогынты ясамый, чөнки алар буш гамәлләр.

 

-       Без ирем белән мөселманнар, ә әнием этник мөселман, Аллаһка ышана, ләкин дини йолаларны үтәми. Миңа каядыр барырга туры килсә, 1 яшьлек баламны аннан башка беркемгә дә калдыра алмыйм. Ирем дә рөхсәт итми, чөнки әнием намаз укымый. Башка кешеләрдән сораган идем, кайберләре мөмкин, ә кайберләре ярамый ди. Шуңа күрә, гаиләдә бәхәсләр туа, әнием балам белән берничек тә кала алмый. Мин ике ут арасында. Миңа ярдәм итегез әле. Миңа нишләргә? Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

 

Мәсьәлә аңлашыла, мондый хәл сезнең генә гаиләдә түгел.

Беренчедән, кайбер сүзләр бик аңлашылып бетми: кайберәүләр ышаналар, тик үтәмиләр, икенчеләре диннең кайбер өлешләренә генә ышана. Куркуыгыз аңлашылып бетми. Этник мөселманнарны шартлы рәвештә генә иманлы дип атарга була. Шуңа күрә, тәрбия дә ислам нигезендә булмый.

Икенчедән, баланы әбисеннән аерырга ярамый. Иреңнең әниеңә карата булган шундый мөнәсәбәте бала күңелендә эз калдырыр.

Әгәр бала алга таба да әбисе белән сөйләшергә теләмәсә, бу туганлык җепләрен өзү була, ә ул исә исламда олы гөнаһлардан санала. Туганлык җепләре Аллаһның тәхетенә тоташканнар. Аллаһ илчесе (с.г.в.) әйтә: “Туганлык җепләрен өзгән кеше җәннәткә керми”.

Суфьян да (хәдисне җиткерүче) хәдиснең туганлык җепләре хакында килгәнлеген әйтә.

Әлбәттә, ир кеше юкка гына тыймый, ә монда исә нинди темалар хакында гына сөйләшергә икәнлеге хакында әби белән сөйләшсен.

“Ирем дә рөхсәт итми, чөнки әнием намаз укымый”, - дисез. Ләкин туганнарны да дингә чакырырга кирәк.

Күп итеп язарга була, ләкин иң яхшы эш: ирдән нәрсә теләгәнен сорарга, әниегезгә нәрсә эшләргә кирәклеге хакында әйтергә кирәк. Башкача мөмкин түгелдер.

 

-       Минем менә мондый соравым бар: намаз укучы мөселман алтын әйберләрне кия аламы? Алдан ук рәхмәтемне белдерәм.

 

Әлбәттә, юк. Пәйгамбәребез дә бу гамәлне тыйган. Ул бер кулына ефәк, икенчесенә алтын тотып, болай дигән: “Болар өммәтемнең ирләренә хәрам булды, ә хатын-кызларына хәләл булды”, - дип әйткән. Алтынны йөртергә ярамаганы хакында тагын хәдисләр бар.

 

-       Мин еш кына әнием белән ачуланышам, аны еларлык дәрәҗәгә китерәм. Аннары үзем дә үкенәм. Нәрсә булганын үзем дә аңламыйм. Үзгәрергә телим, кайбер үзгәрешләр дә булып ала. Кайвакытта йомшак, ә кайвакытта каты булам. Киңәш бирегез әле, миңа  нишләргә? Камил.

 

Мондый тәртипкә берничә сәбәп булырга мөмкин. Менә аларның кайберләре. Сезгә 13-17 яшь дип алыйк. Шундый тәртип яшүсмерләрдә күренә. Бәлки, сез өлкәнрәктер.

Иң мөһиме. Әле сез Аллаһтан соң хөрмәтнең ата-анага булуын әле сез белмәгәнсездер. Кем мул тормыш белән озак яшәргә тели, ата-анасын хөрмәт итсен. Ата-анаң риза булса, Аллаһ та синең белән риза була. Ата-анага буйсыну – Аллаһ кануны, тик яман эшкә чакырсалар гына буйсынмаска кирәк. Мөселман ата-анасына карата яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Кем ата-анасын тыңламый, шул Аллаһтан курыкмый.

Сезнең характерыгыз да төрле икән. Берничә киңәшкә колак салыгыз:

1)      Ачулана башлавыгызны сизсәгез, әгәр басып торсагыз, утырыгыз.

2)      Ачуны шайтан тудыра, ә шайтан уттан яратылган, шуңа күрә, утны су сүндерә. Утырып тору ярдәм итмәсә, тәһарәт алыгыз.

3)      Ачу акылны томалый. Шайтанның вәсвәсәсенә бирелмәгез. Әниеңә башта ук җавап бирмә, уйлап кына эш ит, ул сүз шәригатькә каршы килмиме дип. Исеңдә тот, аларга “Уф”. – дип тә әйтергә ярамый.

Болар хакында тулырак та әйтергә була.

 

-       Ислам динен тотучы хатын-кызга чит ирләр белән сөйләшергә ярыймы?

 

Гади генә сүз булса, мөселман ир белән хатын-кызга сөйләшү тыела. Кыз белән егет икесе генә бергә кала алмыйлар, чөнки бу исламга каршы килә. Әгәр икесе дә бергә калсалар, өченчесе шайтан була. Еш кына сөләшүләрдән котылырга кирәк, шулай ук. Сезнең арада белгеле бер ераклык булырга тиеш.

 

-       Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Минем тагын бер соравым бар. Аллаһ безгә рәхимле булсын. Безнең хәл шатлыклы да, кайгылы да. Минем 4 айлык кызым бар, аның исеме Хәдичә. Ләкин Аллаһның ризалыгы белән хатыным яңадан бәбәйгә калган. Нәрсә эшләргә? Табиб имезүне туктатырга кирәк диде. Чөнки ул балага начар йогыниы ясый диде. Йөкле хатынга бала имезергә ярыймы?

 

Ананың мөмкинлекләенә карап. Ләкин имезүне туктатырга, чөнки бу балага начар йогынты ясар. Табиблар да шулай куштылар бит. Тыю һәм рөхсәт итү буенча шәригать тыйбб белән бәйле, чөнки кешенең сәламәтлегенә зыян килмәскә тиеш.

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе