Сорауларга «Info-Ислам» мәгълүмати агентлыкның фикһ мәсьәләләре буенча хокук бүлеге җитәкчесе Габдессабур Хәйретдинов җавап бирә
Әссәләмәгаләйкүм, минем сезгә бер соравым бар иде. Минем очрашып йөргән кызым бар һәм без никах укытмакчы булабыз. Әмма ата-аналарыбыз моңа каршы. Эш нәрсәдә соң? Дүрт ай элек минем апам вафат булды, кабардина халыкларының гореф-гадәтләренчә берәр мәҗлес уздырыр алдыннан бер ел вакыт үтәргә тиеш. Бу дөресме? Бәлки, бу ел эчендә тагын берәрсе үләр. Болай ялгыз калуың да ихтимал.
Минем тагын өлкән абыем да бар. Безнең гореф-гадәтләр буенча ул беренче өйләнергә тиеш. Бу да минем өчен бер киртә булып тора. Минемчә, бу шулай ук дөрес түгел. Яратып йөргән кызыма тиздән 18 яшь тула һәм аны да шул ук сорау борчый, чөнки аның да өлкән апасы бар.
Әгәр дә ата-ана шәригать кануннарына каршы килә икән,никахны аларның рөхсәтеннән башка да укырга ярый, дип ишеткән идем. Бу алар тарафыннан шәригатьне инкярь итү буламы? Безгә нишләргә? Сезнең фикерне белү безгә бик тә мөһим.
Әгәр дә ата-аналар ислам диненең барлык нигезләрен үтәмичә, гореф-гадәтләргә генә таяналар икән, никах укыганда алар опекун була алалармы? Аларның рөхсәте мәҗбүриме? Рәхмәт!
Вәгаләйкүмәссәлам вә рәхмәтуллах! Сезнең очракта барлык гамәлләр дә гореф-гадәтләргә буйсына. Әгәр дә гореф-гадәтләр ислам дине нигезләренә каршы килә икән, аларның әһәмияте юк, дип санала. Никах мәсәләсенә килгәндә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) әйткәнчә, никахны ашыктыру сезнең очракта хәерлерәк булыр, чөнки ул сезне шайтан вәсвәсәсеннән саклар.
Абыегызга килгәндә, Иншааллах, иртәме-соңмы, әлбәттә, ул да өйләнер. Әмма ул бөтенләй өйләнмәскә дә мөмкин. Әгәр дә берәр кеше абыйсы өйләнмәгәнлектән зина кыла икән, аның гонаһын абыйсы үз өстенә алмаячак.
Нигә соң безгә шайтанга юл куярга? Пәйгамбәребез сөннәтендә мондый кагыйдә юк. Ул яшәгән заманда бик күп мөселманнарның туганнары һәлак булган, бу очракта алар бөтенләй дә гаилә кора алмаган булыр иде. Бугореф-гадәтләр, чыннан да, шәригатькә каршы килә.
Карагыз, әгәр дә сез Шәфигый мәзхәбендә икән, бу очракта никахта опекунның булуы мәҗбүри санала, ә Хәнәфи мәзхәбендә исә ике шаһит кына тәлап ителә (опекунның булуы – фарыз түгел).