Сорауларга «Info-Ислам» мәгълүмати агентлыкның фикһ мәсьәләләре буенча хокук бүлеге җитәкчесе Габдессабур Хәйретдинов җавап бирә
Әссәләмәгаләйкүм! Мин никах турында сорау бирергә теләгән идем. Җәй көне хатыным белән аерылышкан идем. Аерылышкан вакытта өч тапкыр "талак" әйтеп, никахны шәригать кануннарына туры китереп боздым. Әгәр дә без хәзер яңадан кушылырга теләсәк, миңа беренче тормыш иптәшемне шәригать кануннары буенча яңадан хатынлыкка алырга мөмкинме? Мөмкин булса, моны ничек дөрес эшләргә?
Вәгаләйкүмәссәлам вә рәхмәтуллах!
Сез беренче хатыныгызга өч шарт үтәлгәндә генә өйләнә аласыз:
1) Элекке хатыныгыз башка иргә кияүгә чыгарга тиеш.
2) Ул никах укылганда шәригать кануннары үтәлергә тиеш (мәхәр, шаһитләр белән).
3) Алар ир белән хатын буларак яшәргә тиеш. Икенче ире белән аерылышканнан соң хатын шәригатьтә билгеләнгән вакытны көтәргә бурычлы. Аннан соң гына сезгә өйләнешергә мөмкин. Аерылышкан хатынны беренче ире белән яңадан кушу максатыннан укылган никах исламда бик хупланмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бер хәдисендә: "Аллаһы Тәгалә беренче хатыны хәләл ителгән кешене дә (ягъни ирне) һәм хәләл иткән кешене (беренче ир белән махсус киңәшеп эшләгән очракта икенче ирне) дә каргар", - диелгән.
Әссәләмәгаләйкүм! Иремнән мине балалар белән диңгезгә ял итәргә җибәрүен сорыйм. Безнең белән бергә балаларын алып дус кызым да барачак. Әмма ирем миңа рөхсәт бирми. Минем эштән китүемә дә каршы ул. Ә мин эшләп, өйне, балаларны карап бик арыдым. Мине ялга җибәрсен өчен иремне нинди дәлилләр белән ышандыра алам, әйтә алмассызмы икән?
Вәгаләйкүмәссәлам! Дәлилләр турында төгәл генә берни дә киңәш итеп булмый. Моны ир белән хатын үзләре хәл итәргә тиеш, чөнки гаилә тормышының нечкәлекләрен алар үзләре генә белә. Иң мөһиме, мондый сәяхәтләр өчен ирнең рөхсәте булу мәҗбүри икәнен онытмагыз. Ул сезнең өчен җаваплы: гаилә башлыгы буларак сезне һәм балаларны кайгыртып, яклап торырга тиеш. Хатын-кыз исә иренең сүзен тыңларга, аның киңәшләренә колак салырга бурычлы. Иренең бәхиллеген алмаган хатын-кыз Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә лаек була алмый. Ләкин иреңне шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән очракларда гына тыңларга кирәк. Мисал өчен, ирегез сезне намаз укудан тыя икән, аны тыңламаска хокукыгыз бар. Алай гына да түгел, бу очракта сез аны тыңламаска тиеш. Әмма сез әйткән очрак шәригать кануннарына каршы килми. Ирегезнең борчылуын аңларга була. Бу очракта рөхсәт итү яки итмәү мәсьәләсен бары тик ул гына хәл итә ала.
Әссәләмәгаләйкүм! Мин мөслимә, ләкин шәһидиләр мәзхәбенә карыйм. Намазны сөнниләр шикелле укысам, гонаһ булмыймы?
Әгәр дә намазны шартына туры китереп укысагыз, гонаһ булмый.