Җәмәгать намазы дәресләрендә имам Коръән укыганда эчтән булсын яки тавыш белән, аның артыннан кабатларга ярамый, диелгән. Бу җәмәгать белән укыганда 3, 4 рәкагать фарыз намазларында, 1, 2 рәкагать зухр һәм гаср намазларында фатиханы укымаска дигәнне аңлатамы?
Әйе, хәнәфит мәзһәбе буенча, җәмәгать намазында имам тавыш белән яки үзеннән генә укыса да, аның артыннан кабатларга кирәкми. Чөнки аның намазы -артыннан басып торучыларның да намазы булып санала.