Сез: «Кем үзенең мөселман кардәшенә, кәфер, дип әйтсә, шуларның берсе кәфер булачак» , — дигән хәдисне күз уңында тотасыздыр. Никах темасында, әгәр ир белән хатынның берсе исламнан чыкса, берникадәр вакыттан соң, аларның никахлары өзелә, диелгән. Әлеге принцип биредә туры килми, чөнки хәдистә кәферлеккә төшү турында түгел, ә әлеге гамәлнең гөнаһлы булуы турында сүз бара.