Каберләр янында, зиратларда мәрхүмнәр рухына багышлап, һәрчак Коръән укыганнар. Тик соңгы вакытларда моның исламда катгый рәвештә тыелган булуы турында сүзләр йөри. Нишләргә? Изге китаптан чыгып караганда, кайсы тәҗрибә дөреслеккә күбрәк туры килә?
Мәрхүмнең рухына багышлап укылган Коръәннең файдасы турында мондый бер хәдистә әйтелә: «Бервакыт Мөхәммәд Пәйгамбәр Мәдинәдәге зират яныннан узып барганда үз каберләрендә каты газап кичергән кешеләрнең тавышларын ишетә. Аллаһның илчесе шулчагында: «Алар кече гөнаһлары өчен шулай газап кичерә»,-дип әйтеп куя. Аннары шунда ук үзен төзәтеп: «Юк, зур гөнаһлар өчен газап кичерәләр. Берсе кече йомышны үтәгәндә тәртипсез булды, икенчесе башкаларга яла якты һәм гайбәт сөйләде»,-диде. Бу сүзләрдән соң Пәйгамбәр үзенә пальма ботагын китереп бирүләрен сорады. Аңа аны китереп биргәч, ул әлеге ботакны икегә сындырды да, һәр кабергә шуның яртысын кадады. Сәхабәләр аннан ни өчен шулай эшләвенең сәбәбен сорадылар. Ул: «Бу таяклар аларның хәлен җиңеләйтүе ихтимал һәм әлеге фараз кылынган җиңеллек таяклар кибеп беткәнчегә кадәр дәвам итәчәк»,-дип җавап бирде.
Танылган ислам галиме, имам әл-Хаттаби бу хәдискә таянып: «Әлеге хәдис каберләрдә Коръән укуның мөстәхәб (уңай хәл) булуы хакында сөйли. Агачның тәсбихыннан мәрхүмгә җиңеллек килгәч, кабер янында укылган Коръәннән бәрәкәт күбрәк була һәм мәрхүмгә барып җитәргә мөмкин».
Гомәр ибн әл-Хаттабның улы Габдулла ибн Гомәр үзенең каберендә изге китаптагы икенче сүрә, ягъни әл-Бәкара укылсын дип вәсыять әйтеп калдырган.
Сорауларга җаваплар umma.ru сайтыннан алып тәрҗемә ителде