Намазга дип билгеләнгән вакытның яртысы узганнан соң укылган намаз фарызны үтәү генә булып санала, ә аңа савап намаз азан әйтелгәч тә укылса гына тулысынча языла, кичектереп укылганда савап кими диләр. Дөресме бу?
Намазга дип билгеләнгән вакыт кысалары бу гыйбадәтне төрле вакытта уку мөмкинлеге бирә. Әмма Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) хәдисләреннән күренгәнчә, намаз укуның иң хәерле вакыты булып, аның вакыты керүгә җәмәгать белән укылганы санала. Бу очракта, әгәр сез намазны дөрес укымаганлыгыгызны белсәгез, аны яңадан укырга да вакыт кала. Дөрестән дә, кичектереп укылган, ләкин вакыты чыкмаган намаз өчен савап кими, чөнки мөселман кешесе гадәттә аны вакыты керүгә укый. Ә намаз җитди сәбәпләрләрдән тыш, соңга калып укылса, кешегә Аллаһының бүләге дә ниятенә, тырышлыгына карап бирелә.
Фикһ китапларында җәмәгать белән укылган намаз вакытында имам артыннан кешегә ишетелерлек итеп тә, үз эчеңнән дә кабатларга ярамый диелгән. Бу 3-4 рәкәгатьле фарыз намазлары вакытында, 2 рәкәгатьле намазларда «Фатиха»ны укымаска, дәшмичә генә торырга дигәнне аңлатамы?
Әйе, хәнәфи мәзһәбе буенча җәмәгать белән укыла торган намазларда имам фарыз намазларын кычкырып укыса да, укымаса да, аның артыннан кабатларга кирәкми. Ник дигәндә, аның кылган гыйбадәте сезнең кылган гыйбадәтегез булып санала.
Сорауларга Габдесабур ХӘЙРЕТДИНОВ җавап бирде