Икендене вакыты кергәннән соң, аны бераз соңрак укырга кирәк дип ишеттем. Тик мәкруһ булмасын өчен сөннәт намазларын укуны кайчан туктатырга һәм фарызны кайчан башларга? Дөресрәге, кояш баерга күпме вакыт калгач, фарызны укып була?
Әгәр сез икенде алдыннан өстәмә намазлар укырга теләсәгез, аларны кояш кызара башлаганчы ук тәмамларга тиеш буласыз. Ни өчен дигәндә, бу фарыз намазын дөрес укымаган очракта аны дөресләргә вакыт калдыру максатыннан шулай эшләнә. Асылда, икендене мәчетләрдә билгеләнгән тәртип нигезендә, вакыты керү белән үк уку хәерлерәк.
Габдесабур ХӘЙРЕТДИНОВ