Сорау: Ураза вакытында әледән-әле авызны су белән чайкарга, душ керергә һәм башны юарга мөмкинме?
Җавап: Мөмкин, әлбәттә. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с. г. в.) ураза вакытында үзенең өстенә су койган. Бу хакта берничә сахих хәдисләрдә әйтелә. Мәсәлән, Әл-Бохариның хәдисләр җыентыгында «Ураза тотучыларның тулысынча юынуы» дигән аерым темага язмалар бар. Ул анда сәхабәләрнең дә авызны чайкарга, ризыкның тәмен татып карарга, мисвәкне кулланырга, юынырга, коенырга мөмкин булуы турында әйткән сүзләрен җыйган. Боларның берсе дә тыелмый, хәтта алар ураза тотучының хәлен җиңеләйтү өчен башкарылса да.
Сорау: Тәһарәт алганда авызны чайкау уразаны бозамы? Мөхәммәд
Җавап: Авызны чайкау уразаны бозмый. Иң мөһиме — суны йотмау.
Сорау: Тәһарәт алган вакытта авызны чайкаганда очраклы рәвештә суны йоту уразаны бозамы? Илшат
Җавап: Биредә ялгышлык белән йотылган су нәтиҗәсендә ураза бозылмый дигән фикер яши. Дәлил булып, Коръәндә мондый аять бар: «Әгәр сез ялгышсагыз (уйламыйча, очраклы рәвештә нәрсәдер эшләсәгез), бу гөнаһ булып саналмый. Ләкин алдан ниятләп нәрсәдер кылсагыз, Аллаһ гафу итүче һәм чиксез рәхимле»(Коръән, 33:5).
Сорау: Мәскәүдә кызу булу сәбәпле, гаиләбез белән Кара диңгез буена китәргә туры килде. Уразаны анда тотарга уйладым. Тик кайбер кыенлыкларга дучар булдым. Сезгә ике соравым бар иде:
1. Мин аны йотмасам да, диңгез суы авызга керсә, уразаны бозамы?
2. Очраклы рәвештә диңгез суын йотсам, ураза бозыламы? Әйтик, дулкын китереп бәрсә.
Җавап: 1. Ураза бозылмый. 2. Ялгышлык белән яки алдан уйламыйча кылган гамәл өчен мөселман кешесе җавап бирми.
Сорау: Ураза вакытындагы тәһарәт гадәти тәһарәттән аерыламы? Авызны чайкаганда, борынны, колакны юганда чикләүләр юкмы? Мага
Җавап: Тәһарәт гадәттәгечә алына. Бары тик тамакны су белән чайкаганда артык тырышып җибәрмәскә кирәк. Бу борынга да кагыла.
Сорау: Намаз укыр алдыннан тәһарәтне тозлы диңгездә дә алырга мөмкин дип ишеттем. Бу дөресме? Моның өчен суга чумлау да җитәме? Сәет
Җавап: Диңгез суы тәһарәт алу өчен яраклы. Бу хакта сахих хәдисләр бар. Аларда: «Диңгез суы бик чиста (тәһарәт өчен яраклы), суда үлгән нәрсәләр хәләл (кулланырга рөхсәт ителә)»; «Диңгез суы бик чиста (тәһарәт алу өчен яраклы)» диелгән.
Сорау: Колак аша кергән су уразаны бозамы? Гайсә
Җавап: Колак аша кергән су ашказанына үтә алмый. Шуңа күрә бу очракта ураза бозылмый.
Сорау: Уразада килеш мунчада юынырга мөмкинме? Рөстәм
Җавап: Әйе, мөмкин.
Сорауларга җаваплар Мәскәү имамы Шамил Галәветдинның umma.ru сайтыннан алынып тәрҗемә ителде