1.Үлгән кешенең органнарын тере затка күчереп утыртырга ярыймы?
2.Клиник үлем вакытында кешеләр оҗмах һәм тәмугны күрә диләр. Бу дөресме? Бәлки ул төшләнү генәдер? Лаура
1.Әйе, мөмкин. Тик кешенең органы сатылмый, ә бушлай бирелә.
2.Кешеләр клиник үлем вакытында оҗмахны һәм тәмугны күрә алмыйлар. Бу-күз алдына китерү, хыялга бирелү, төш.
Һәрвакыт бармаклар шартлатуның хәрам, шайтан эше дигән фикердә тордым. Дәлилләр ярдәмендә шуны аңлатсагызчы. Зәринә
Коръәндә дә, сөннәттә дә бармаклар шартлатуны тыя торган сүзләр тапмадым.
Мәскәүнең төрле районнарында намаз укыганда ничек итеп Кәгъбәне дөрес билгеләргә? Илдар
Мәскәүдә кыйбланы болай билгеләргә кирәк: басып торганда сезнең сул иңегезгә -кояш чыгышы, ә уң иңегезгә кояш баешы туры килсен. Аннары бераз гына уңга таба борылыгыз. Кәгъбә нәкъ әнә шул якта булыр.
1.Исерек яисә мөселман булмаган кеше белән күрешкәндә тәһарәт бозыламы?
2.Намаз укымаган мөселман имансызга әйләнмиме?
2.Ни өчен мөәэзиннәр азан әйткәндә колакларын каплыйлар?
1.Бу очракта тәһарәт бозылмый.
2.Юк, имансызга әйләнми. Әгәр кеше Аллаһ һәм Аның соңгы Пәйгамбәре, барлык фарыз гамәлләр белән килешсә, аларны кире какмаса, мөселман булып саналуын дәвам итә. Ә бер мәҗбүри дини гамәлне үтәмәүче гөнаһлы бәндә дип исәпләнә. Әгәр ул үзенең ялкаулыгы, ихтыяр көченең зәгыйфьлеге, дини белеме булмавы нәтиҗәсендә фарыз гамәлләрнең барысын да үтәп бетерә алмаса, бу аның иманының зәгыйфьлеген һәм Аллаһка җитәрлек дәрәҗәдә бирелмәгәнлеген күрсәтә. Раббыбызга ышануын үстерә башлаганчы һәм дини гамәлләрне җиренә җиткереп үтәгәнче ул кешенең иманы куркыныч астында дип уйланыла.
3.Бу-сөннәт. Мәҗбүри гамәл түгел.
Мәскәүдәге университетларда гыйбадәт кылу бүлмәләре оештырылса, ничек яхшы булыр иде! Ректоратка барып, бу хактагы мәсьәләне күтәрү максатка ярашлы булырмы? Ләйсән
Әгәр сезнең университетта намаз укый торган студентлар булса, гариза язып һәм имзалар җыеп, андый бүлмәне сорап, университет яисә факультет җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай эшләгәндә әлеге мәсьәлә уңай хәл ителер, дип уйлыйм. Ә бу гамәлне башлап йөрүчеләргә Хак Тәгаләнең әҗер-савапларын алу насыйп булыр.
Мин моннан 10 ай элек бер кыз белән танышкан идем. Үзара мөнәсәбәтләребез яхшы. Бергә кавышырга уйлыйбыз. Аның әти-әнисе безнең кавышуга каршы түгел, ә минекеләр (аеруча әни) катгый рәвештә каршы тора. Бөтен мәсьәлә шунда: кыз безнең милләттән түгел (мин-төрекмән, кызның әти-әнисе казах һәм татар).
Мөхтәрәм имам! Миңа нишләргә: өйләнергәме яисә мондый кавышудан баш тартыргамы?
Әгәр ул кыз яхшы кеше булса, холкы һәм фикерләве белән сезгә туры килсә, әниегезне дә шуңа ышандырыгыз. Гадәттә, аналар үз кәләшләренә бик таләпчән булалар, шуңа күрә яшь кешеләр -30, хәтта 40ка кадәр өйләнә алмыйча йөриләр. Моны исәпкә алыгыз.
Танышым күптән түгел намазлар укый башлады. Аның инде гаиләсе бар. Алар рәсми рәвештә ЗАГСта теркәлеп яшиләр. Хатыны-мөслимә түгел. Аларга хәзер никах укыту мәҗбүриме? Гаярь
Юк, мәҗбүри түгел. ЗАГСта теркәлгән булулары да җитә. Бу хакта тагын да тәфсилләбрәк беләсегез килсә, минем «Ответы на ваши вопросы об исламе» дигән китапны алып укыгыз.
Кыз үзенә өйләнергә теләгән егеткә җитешсезлекләре, мәсәлән, умыртка баганасының кәкрелеге турында әйтергә тиешме? Дин күзлегеннән чыгып караганда, шуңа охшаш авырулар хакында кызга егетен кисәтү кирәкме? Азия
Умыртка баганасының кәкрелеге турында әйтмәсәгез дә була. Әмма гаилә төзү өчен җитдирәк киртәләр барлыкка килгәндә, булачак кияүне (кәләшне) бу хакта кисәтү зарури.
Мин инде 4 ел бер егет белән очрашып йөрим. Хәзер ул намазлар укый башлады. Без аның белән очрашуны дәвам итә алабызмы? Без бернинди гөнаһлы гамәлләр кылмыйбыз. Ләкин ул миңа кагыла аламы? Һәм, гомумән, аңа ярату тыелмыймы? А.
Әгәр сезнең гаилә төзү планыгыз булмаса, очрашырга ярамый. Никахка чаклы ул сезгә кагылырга тиеш түгел.
Мәсәлән, ватаныңны, әти-әниеңне, иреңне (хатыныңны), балаларны ярату тыелмый.
Сорауларга Мәскәү шәһәре имамы Шамил хәзрәт Галәветдин җавап бирде.