Сорау: Минем сеңелкәш су керү белән мавыга. Мин аңа ачык гаурәтнең харам икәнлеген аңлатам. Сез тулысынча аңлатып бирсәгез иде.
Җавап: Исламда су керү, башка спорт төрләре рөхсәт ителгән кебек үк, тыелмый. Әмма, ул шәригать кануннарына туры килергә, ягъни хатын-кызның гаурәте капланырга тиеш, мөселманга шулай ук спортка артык бирелергә, дине кушканнарны онытырга ярамый.
Шунысы да мөһим: башкаларга зыян китермәскә кирәк. Суны буйга җиткән кызлар, хатын-кызлар шәригать кануннарын бозмыйча керә ала. Алар ачык коену костюмын кимәскә, ир-ат булган җирдә коенмаска тиеш.