Сукыр кеше янында яулыкны салу

Сорау: Күрмәгән кеше янында яулыкны салырга буламы? Җавап: Хатын-кыз хиҗабын күрмәгән кеше янында сала ала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Фатима бинт Каиска гыйддәсен (ир

БӘЙЛЕ
2011 Апр 25

Сорау: Күрмәгән кеше янында яулыкны салырга буламы?

Җавап: Хатын-кыз хиҗабын күрмәгән кеше янында сала ала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Фатима бинт Каиска гыйддәсен (ир үлгәннән соң үткәрелә торган гамәл) Өмме Шәрик өендә үткәрергә куша. Әмма, бераздан ул кире уйлап:

«Бу өйдә минем сәхабәләрем җыела, шулай булгач, син Ибн Өмме Мактума йортында кал, чөнки ул — сукыр һәм син хиҗабыңны сала аласың» (Мөслим), диде. Икенче бер хәдистә: «Әгәр дә синең өс-башың капланмаган икән,ул сине күрмәячәк» диелә.

Шәехә ибн Усейменнан: «Күрмәгән галим каршында хатын-кыз ничек киенеп йөрергә тиеш?»-дип сораганнар. Ул: «Күрмәгән галим каршында хиҗабсыз йөрергә рөхсәт, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) Фатима бинт Каиска Ибн Умм Мактума йортында гыйддәтеңне үткәр, чөнки ул — сукыр, һәм син хиҗабсыз йөри алырсың»,- дигән.

Шәех Салих әл-Фәүзан: «Хатын-кыз сукыр ир-ат каршында хиҗабсыз йөри ала һәм бу дөрес гамәл булып санала»,- дигән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе