Уйларсың син: "Бу бәхетле!", - дип.
Күңелемдә дөрләп учак яныр,
Әйтмәм ятка, ут минеке бит.
Күз яшьләрем әгәр берчак күрсәң,
Уйлама син: "Серен белдем", - дип.
Ул тамчылар төгәл шатлыкныкы,
Сөенечне уртаклашам бит.
Янда берәү атлап бара икән,
Уйлама син: "Нәрсәгә бу?!", - дип.
Ул да кеше, мин дә, син дә кеше,
Барыбыз да җирнекеләр бит.
Лилия Сәлахетдинова