2016 Июл 06
Чиста аяк киеме кигән кеше пычракны урап уза, тик бер тапкыр абынса, аяк киемен пычратса, ул инде азрак саклана ә аяк киеме пычранганны күрсә инде пычрак буенча җитезрәк атлый һәм пычракка тагын да ныграк буяла. Кеше дә шулай ук, чиста-саф вакытында бик нык саклана, тыелган гамәлләрдән читтә торырга тырыша ләкин бер тапкыр ялгыш адым ясый икән инде, уйга кала: саклан, сакланма, барыбер шулай була ди һәм түбәнгә, упкынга тәгәри.
Алай эшләмә. Пычрансаң – сөрт һәм саклан; гөнаһ кылсаң – тәүбәгә кил һәм гөнаһлы гамәлләрдән читләш.
Л. Н. Толстой
(тәрҗемә Лилия Сәлахетдинова)