Әмма бездә төрле чагылыш.
Саклаганбыз күңел түрләрендә
Әллә ниләр һәм алар - табыш.
Үзе зур бер театрлы – дөнья.
Җаннар төрле ә бу шаккаткыч.
Бәхет кояшына болыт керсә,
Ашыгабыз телибез каргыш.
Тормыш сукмаклары, күркәм, ярыш:
Ак һәм кара тасмалар катыш.
Сәнгать мәйданнары иркен бездә,
Тизлек алгач кирәк тик чабыш.
Уйнап-җырлап-биеп яшибез без,
Һичкемдә юк кайгы вә сагыш.
Авыр сүзләр әйтә күрмик бары,
Ашыгып дим, эшләмик ялгыш.
Мәдәниять өлкәсендә кызу,
Төрле хәлләр, һәркөн яңарыш.
Көндез шомаруга басым ясап,
Сәхнәләрдә кичен уйналыш.
Бәхет бит ул, сөйгән кешең, эшең
Булган чакта өйләргә кайтыш.
Табыннарда тәмлүшкәләр куеп,
Мәтрүшкәле чәйләр кайнатыш.
Тормыш юлдашыңа күңелең ачып,
Барлык уйларны да бушатыш.
Ә ул сине ихласыннан тыңлап
Киңәш бирсә, елмаю катыш.
Яшик дуслар барсын сөендереп,
Булсын туган, булсын ул таныш.
Безгә бәхет килер, ышаныгыз,
Кирәкми лә йөзләргә сагыш.
Күкләр зәңгәр, тыныч безнең, шөкер,
Тик еракта бомбалар, сугыш...
Онытмагыз! Тыныч тормыш өчен
Кирәк сорап догалар кылыш.
Исәнлектә яшик дуслар, бергә,
Сайламыйча начар борылыш.
Гомерләрнең кадерен белеп яшик,
Алган саеп яңа бер сулыш.
Лилия Сәлахетдинова