Тормышыммы төптән үзгәрде.
Әллә инде үзем башка хәзер,
Никтер яшьләр басмый күзләрне.
Йөрәк, әллә ничек, әрнеп тибә
Чыгармыйчан тышка хисләрне.
Ак кар эреп - чирәм күренгәндә,
Кабалыймый янә үткәнне.
Ул елларда күпме: рәнҗү, үпкә,
Билгесезлек белән, күр әле.
Айлар елдай, көннәр айдан булган,
Кемдә диеп язмыш йөгәне.
Анам күпме сагышларда янган,
Шундый бала тугачтын чирле.
Табибларның сүзе булган каты:
Сукыр булыр, йөрмәс һәм тиле!
Ләкин атам - ирлек көчен җыеп,
Назлап кына төреп үземне:
"Беркайчан да баш тартмабыз, - дигән -
Нинди булса да ул безнеке".
Хәтерлимен (нәни идем әле)
Әтиемнең абыйсы килде.
Миңа дәште, ә мин җавап бирдем,
Телем аңламады билгеле.
Әмма әйтте: "Менә күрерсез, - дип -
Бу кызыгыз да бит өметле.
Сөйләшәчәк, акылы да бар аның
Сабыр булу кирәк билгеле".
Шул сүзләре миңа көчне бирде,
Абый сүзен аклыйсы килде.
Ихтыярын җыеп көн саен бу
Чирле бала сүзләр өйрәнде.
Мәктәпләрдә укып белем алу,
Шигырьләрем язу тәүгене.
Әниемнең күзләрендә - шатлык,
Шуны күрү бәхет бит үзе.
Әйе чирле, әйе йөремимен,
Тик аңлыймын мөһим түгелне.
Үткәндәге шул табибны табып,
Тик бер сорау килә бирәсе:
"Карагызчы, абый яки апа,
Сезгә яшәү авыр түгелме?
Нишләп белә торып, әниемне,
Утка салдыгыз сез күмерле!?
Өметенме сүндерергә теләп...
Сез бу эшкә лаек кешеме?".
Юк, теләмим, күрсәм читен булыр...
Ялгышлыклар ясый гел кеше.
Тик Аллаһтан ярлыкавын сорыйм,
Хаталанмый гына яшикче.
Сау-сәламәт булсын бар кешеләр,
Саклыйк берүк хәзер яшьләрне.
Кайгыртыйк без, вакытларын алар
Юкка-барга әрәм итмәүне.
Шул чагында чын табиблар булыр,
Ихлас күңел белән эшләүче.
Үләреңне төгәл белгәндә дә:
"Яшисең!", - дип, өмет өстәүче.
Лилия Сәлахетдинова