Көнгә дистә түгел вә меңнәр.
Алар, бер-берләрен таба белгән,
Күптән көткән парлы ул күзләр.
Куллар - кулда, балдаклар - бармакта,
Узганнардыр күпме киртәләр.
Аллах үзе сөю бүләк иткән,
Ярсып тибә яп-яшь йөрәкләр.
Алда олы һәм киң сукмак-юллар,
ИншаАлла, парлап үтәрләр.
Бер-беренә ачу чыккан чакта -
Мөселманнар - сабыр итәрләр.
Бәхет телик, яшь парларга һәрчак,
Бары шуны өмет итәләр.
Өйдә иман нуры белән үссен
Чибәр кызлар, батыр егетләр.
Лилия Сәлахетдинова