Һәр атнаның нәкъ җомга көне.
Мәчетләргә ашыгыгыз, дуслар,
Калдырыгыз куеп бар эшне.
Азан догаларын кылганнан соң,
Теләгез сез изге теләкне.
Кабул булыр, Аллаһ вәгъдә иткән,
Сабыр итеп көтү кирәкле.
Ул бит әйткән: "кайбер сорауларга
Җавап булыр нәкъ шул мизгелне,
Кайберсенә бераз көтәсе.
Беришесен исә кала соңгы көнгә"
Анысы да, дуслар, вәгъдәле.
Намаз укыйк, дуслар, дога кылыйк:
Аллаһны гел зурлап, кодрәтле.
Шөкер итик булган нигъмәтләргә,
Без кешеләр шундый бәхетле!
Гакыл биргән безгә бер Раббыбыз
Укыр өчен изге Коръәнне.
"Дөрес итеп яшәсеннәр" диеп
Ирештергән ул Мөхәммәдне (с.г.в.).
Шәригатьне өйрәткән ул безгә:
"Булыгыз дип өммәт сөннәтле".
Яшик, дуслар, яшәү ямен күреп.
Зур бәйрәм ул - җомга көннәре.
Мөселманбыз, без бик бәхетле!