Алып килде Аллах йортына.
Дүрт ел гына яшәсә дә җирдә
Изгелеккә күңеле тартыла.
Кысып тотып әтисенең кулын
Өндәде ул намаз залына.
"Әйдә, анда!", - диеп шат елмайды
Карап гел дә кыйбла ягына.
Ә әтисе әллә оялдымы,
Әллә куркып калды шул чакта:
- Улым! Бераз йөргәч керербез" дип
Алып чыкты ашыгып урамга.
Җомга иде, аяз, кояшлы көн
Күпме өндәү бу бала аша.
Тик олылар аңламыйлар никтер,
Басасыны Аллах каршына.
Күңелләре читкә тартыла.
Лилия Сәлахетдинова