Бүгенге көн бәетен.
Язгы яллар вакытында,
Күпме бала таш астында,
Күрде соңгы сәгатен.
Олыларга рәнҗү аша,
Балакай эндәшәсең:
Чыгу юлын ник бикләдең,
Кайда Кеше йөрәгең!?
Нигә гомерем өздең?
Актык сулыш телефонда:
- Ишек бикле, ярдәм килми,
Тирә-ягымда төтен...”
Өметсезлек аша тавыш:
- Әни, бәгърем, үләмен!..
Күпме язмышны сөрттерде
Яңа туган язгы көн.
Күз яшьләре асфальт юа,
Елыйсы да бит читен,
Кайгы бүген бербөтен.
Кош канатларын аралап,
Һаваларда оча көл.
Бер гаепсез нарасыйлар,
Җирдә җәһәннәмне күрде...
Кемгә соң бүген җиңел!?
Иий нәниләр, теләү артык,
Сезгә түре җәннәтнең.
Якыннарга сабырлыклар,
Калгандыр эне-сеңел,
Дога кылыр сезгә гел.
автор: Лилия Сәлахетдинова