Ул - һәрчак синең белән.
Тәүбә сорап ялварганда,
Ул - һәрчак гафу иткән.
Үтенечеңне әйткәндә,
Ул - һәрчак җавап биргән.
Рәхмәт әйтеп дога кылгач,
Ул - һәрчак бүләкләгән.
Шушы түгел мени сиңа,
Иң зур дәлил Коръәннән?
Динле булып яшик, инсан,
Мәхрүм калмыйк җәннәттән.
Лилия Сәлахетдинова