Ул бит Корбан гаете.
Моны белә, төгәл үти,
Мөхәммәднең өммәте.
Котлыймын мин сезне, дуслар,
Көннәрнең изгеләре.
Яшәсәк иде без җирдә,
Булып гел мәрхәмәтле.
Сулыш алып иман белән,
Кадерләп кешеләрне.
Оныта күрмик, бу көндә,
Әни һәм әтиләрне.
Ятимнәр нәүмиз калмасын,
Бирик корбан өлеше.
Йөрәкләрне йомшартыйкчы,
Булып без кешелекле.
Җирдә бары шатлык булсын
Йөзләр гел сөенечле.
Шуны сорап дога укыйк
Кулга алып Коръәнне.
Лилия Сәлахетдинова