Әйдә, арбамны бирәм.
Тәгәрмәчләрне боргалап
Урамнан тик бер әйлән.
Дуслар янда югында кер,
Бусагалы ишектән.
Саулыгың юк - акчаң булса,
Ал әйберләр кибеттән.
Йолдызлы төннәрне күзәт,
Пыяла аша тәрәздән.
Көнләшәсең икән миннән,
Бер көнгә арбам бирәм.
Миңа һич кызганыч түгел,
Бер көн үзем йөресәм.
Борчылма язмышны бирмим,
Кире алам бер көннән.
Лилия Сәлахетдинова