Барысы да сиңа елмая.
Берәр мәшәкатең килеп чыкса
Якын дуслар кая югала?
Малың барда - һәркем сине сөя
Һәм тирәңдә һәрчак чуала.
Инде сиңа тиен кирәк икән
Синнән күбрәк дустың зарлана.
Кемнәр кала, әйтче, янәшәңдә
Һәрбересе битараф чакта?
Ул әлбәттә: газиз ата-анаң!
Туганнар да булса - тантана!
Лилия Сәлахетдинова