Кичерегез балагызны - хәбәрен сирәк бирсә.
Кичерегез балагызны - ул ашыга яшәргә,
Кичерегез балагызны - гомер бит ул бер генә.
Җибәрегез балагызны - куймагыз аны бәйгә.
Җибәрегез балагызны - зур дөньяны күрергә.
Җибәрегез балагызны - өйрәнсен дип яшәргә.
Җибәрегез балагызны - хатасын төзәтергә.
Күрегезче балагызны - яхшы якка үзгәрә.
Күрегезче балагызны - тик татлы сүз телендә.
Күрегезче балагызны - ул акыллы сөйләшә.
Күрегезче балагызны - тирә-якка үрнәк лә.
Яратыгыз балагызны - нарасый көннәрендә.
Яратыгыз балагызны - әннә-әттә дигәндә.
Яратыгыз балагызны - үсеп, тезегәч гаилә.
Яратыгыз балагызны - карамыйчан бернигә.
Лилия Сәлахетдинова