Атала ул Рамазан.
Болытлар артында ятып,
Ул тик бераз алҗыган.
Язмышлар бит билгеләнә,
Нәкъ шушы кичтә ышан.
Иң зур хыял чынга ашар,
Йөрәктән дога кылсаң.
Якты айкай нурын сибә,
Тиздән диеп бар җиһан:
Күмеләчәк кадер кичкә,
Ашык күрергә, инсан!
Лилия Сәлахетдинова