Инсан гел сәҗдә кылса.
Тәсбихләрен дөрес әйтеп,
Уразаларын тотса.
Зикер-салаватлар белән
Яңа көнен башласа.
Шундый кеше икән, җирдә,
Мөселман дип атала.
Хаҗ гамәлен кылып кайтса,
Зәкатьләрен тапшырса.
Нәсыйхәт белән баланы
Дөрес юлга бастырса.
Ата-ананы хөрмәтләп,
Күршене санга сукса.
Шундый Кешеләр, мәңгелек,
Бәхеткә ия була.
Лилия Сәлахетдинова