Юлым һава иде, шаккатма.
Ак болытлар хаттә аста калды,
Бу гади хәл - тимер очкычка.
Аста болыт калды, җирем калды,
Атам-анам, калды барсы да...
Әйтерсең лә, соңгы юлга киттем,
Бәхиллекләр алдым ахырда...
Мин кузгалдым динем иңгән җиргә,
Зур Мәккәдә хаҗым кылырга.
Изге җиргә барып төшкәч исә,
Күзләр белми, кая карарга?
Һәрбер якка гәраб теле патша,
Әйтерсең син, җәннәт бакчада.
Тавваф кылдык барча мөселманнар,
Сәҗдәләргә иңдем арбамда.
Әл-Харамны күргән мәлләремдә -
Йөрәк кысты, түзми шатлыкка.
Мин бер гариб, синең өйдә. Аллаһ!
Үзең юллар ачтың каршыңа.
Телләр, тәннәр, илләр, төрле тәгъдир
Тик барысы да сиңа ялвара:
Алла! диеп, без бит синең колың,
Берүк үзең безне ташлама!
Сулышым еш булды, тәнем туңды
Кагылганда Кәгъбәтуллага.
Дүрт мөселман арбам күтәрделәр
Һәм әйттеләр бары: Кыл дога!
Пышылдаплар дәштем, шөкер итеп,
Алла диеп, рәхмәт тик сиңа!
Илгә-көнгә тынычлыклар бир, дип
Кылдым ихлас йөрәктән дога.
Атам-анам сау-сәламәт булсын,
Туганнардан, зинһар аерма.
Эшләремдә уңышлыклар бир, дип
Кеше каршысында калдырма.
Һәм тагын да теләкләрем булды,
Күрше-күлән һәм дә дусларга.
Күңел тынычлыгы иң кыйммәте,
Күм син безне шушы байлыкка.
Гәрәфәдә догаларым кылдым,
Рәхмәт әйтеп бары Аллага.
Ташлар җыеп ташладык шайтанга,
Чыкмасын ул безнең сукмакка.
Корбан чалдык, кабуллардан булсын
Мохтаҗларга китсен сәдака.
Мәдинәгә кузгалдык без, шуннан
Күз яшебез акты юлларда.
Мәдинәдә исә, пәйгамбәрнең
Мәчете бар икән машаАлла!
Каберләрне зыярат кылдык шунда,
Азан дәште көн дә шул якка.
Хөрмә бакчаларын күрдем, үзем,
Баллы бигрәк, алдым авызга.
Иий Алла, дип, синең өйдә кунак.
Олуг рәхмәт сиңа барсына.
-------------------------------------------------------
Очкычларга янә утырганда
Булган авырлыклар онытыла.
Кайттым, күңел Мәккә-Мәдинәгә,
Әл-Харамга диеп тартыла.
Лилия Сәлахетдинова