Мартны итек киеп каршыладык,
Җәйне ничек булыр, белмәгән.
Кояш кына, яз килгәнне әйтеп,
Карагызчы, була үртәгән.
Елмайган - ул җиргә нурын сибеп.
Манарадан азан ишетәм.
Ий бер, Алла! Сакла безне берүк,
Күңелләре салкын кешедән.
Яз ул килер, назын безгә бирер,
Битарафлык китсен күңелдән.
Кояш нурын күрми яшәүчеләр!
Гыйбрәт алабыз без сезләрдән.
Ак карларга эзләр салган чакта,
Догаларны кылыйк, мәхәлләм!
Өйдә генә утыручылар бар,
Җиргә бер кат аяк тимәгән.
Зарланмыйкчы: "Тормыш авыр..", - диеп
Чын авырны күпләр күрмәгән.
"Сынауларны, яратканга бирәм", -
Дигән Алла, кемнәр белмәгән.
автор: Лилия Тимергалиева