Хезмәттәшем бәетен.
Алай гына дия алмыйм,
Бик якын дустым идең.
Икенче февраль көнендә,
Сәфәргә дип киткәнсең.
Туган якка кайтып килү
Булган синең ниятең.
Язмыш микән, ялгыш микән
Борылган юнәлешең.
Каршыңдагы машинага
Син килеп бәрелгәнсең.
Күз алдымда: курку-өмет
Тулы синең күзләрең.
Олы җанлы зат идең син,
Изгелектә күңелең.
Һәрчакта да син "Ярдәм"гә
Ихлас елмаеп килдең.
Һәркемне дә тигез күрде,
Нык киң түрле, күңелең.
Бернигә дә карамастан
Кыска булган гомерең.
Аллаһ сынауларын биргән
Иртә үлгән әниең.
Син һәр мизгел аның хакъта
Нык сагынып сөйләдең
"Авылыма кайткач, әни..", -
Дип сүзең башлый идең.
Инде хәзер мәңгелеккә
Аның янына киттең.
Балаларың калды ятим,
Сабырлыклар телимен.
Әнкәй назы җитмәс әмма
Булышыр киңәшләрең.
Безгә синең елмаюың,
Җитми сихри көлүең.
Һәрбер мизгелдә тоела
Имеш килеп керерсең.
Авыр, Эльвирабыз авыр
Нык иртә ташлап киттең.
Гомернең кыскалыгын да
Янә искә төшердең.
Рәхмәт сиңа, Эльвира апа,
Онытмам нурлы йөзең.
Аллаһ җиңеллекләр бирсен
Һәркемгә - килгәч үлем.
Җәннәтләрдә очрашырга
Аллаһы насыйп итсен
Лилия Сәлахетдинова