Белеп чын тәмен.
Куанып йөресен, көн дә,
Алдаучан күңел.
Бәхет телик һәркемгә дә,
Бу бит бик җиңел!
Без кешеләр, әллә нинди
Җанварлар түгел.
Йөрәкләрдә бар изгелек,
Белик кадерен.
Елар чакта елыйк, көлик
Күздән яшь килсен.
Кешеләргә дә аңлатыйк
Тормыш мәгънәсен.
Яши белеп яшик, тоеп
Дөньяның ямен.