БАРСЫН ҮЗЕҢ БЕЛӘСЕҢ.

автор: Лилия Сәлахетдинова

БӘЙЛЕ
2016 Июн 22
Мөселманнар, мөэминнәр!
Безнең бурыч бик җиңел:
Кушканнарны бары үтәү,
Саф-ак булсын дип күңел.
Рамазан ае - изге ай,
Бүтәннәр кебек түгел.
Кирәк бары кадерләрен
Белү булган нигъмәтнең.
Бу айда кешеләр һәм дә
Чистара барча күңел.
Ураза ул тыелулар:
Гайбәт сөйләми беркем.
Барча мөселман да үти
Пәйгамбәрнең сөннәтен.
Укыйбыз без Тәрәвихлар,
Йә бер Аллах, беләсең.
Уразалар кабул булыр
Чиксез бит мәрхәмәтең.
Шушы сорап дога кыла -
Мөхәммәднең өммәте.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе