Кебек гел дә үргә.
Тик баскыч булуын,
Тотчы син хәтердә.
Аягың ычкынса -
Егылу көтелә.
Куллар да, ул чакта,
Буйсынмый көченә.
Ярый ла инсаннар
Янәшә йөресә.
Таптамый гына син
Үрелсәң биеккә.
Туган вә дус-ишләр:
- Кулымны тот!, - дисә.
Ә алар булмаса,
Шулвакыт нишләргә?
Сынаулар бирелә
Алганга тик җиңә.
Мең сынау - ул тигез
Мең төрле бәхеткә.
Баскычың сынганда,
Беркемгә рәнҗемә.
Көч җый һәм омтыл
Янәдән биеккә.
Өр-яңа җиңүгә.
Лилия Сәлахетдинова