Керфекле тәрәзәләрне
Сагынып авылга кайтам.
Туган нигездә бик рәхәт,
Көч алам туган яктан.
Күл-Черкендә тууыма
Бик тә мин горурланам.
Зөя ага бары алга -
Үрнәк алам аңардан.
Әйтерсең лә, кайтуымны
Һәммәсе көтеп торган.
Бакчаларда: миләш, балан
Барысы да чәчәк аткан.
Салада кояш һәрчакта
Иртә чыга, каладан.
Чирәмнәр чыклы, күз алмыйм
Бу серле манзарадан.
Йөрәгемдә нәни шатлык,
Нигезгә кайта алам.
Җәй һәм авыл, узу ләззәт
Ташлы комлы юллардан.
Лилия Сәлахетдинова