"Килермен, - дип, янә, бик тиздән!"
Ә хәзергә атам-анам янда
Ләззәт ала күңел, рәхәттән.
Авыл мине җиләк белән көткән,
Зәңгәр мәтрүшкәле чәй белән.
Күрше әбекәйнең песие дә:
- Кайттыңмыррр? дип кергән ишектән.
Нинди рәхәт авылымда минем!
Су тутырып болытлар килгән.
Әкрен генә бәрәкәтле яңгыр,
Гает көнне, ява күкләрдән.