Мине яулык бөркәнеп йөрүче кызлар күптәннән үзләренә җәлеп итә. Шулай киенеп йөрүләре, кешеләрнең аларга мөнәсәбәте кызыксындыра. Шуңа күрә, берничә көнгә яулык бәйләп, шул кызларның нәрсә кичергәннәрен үзем аша үткәрәсем килде.
Яулык бәйләп чыккан кызлар үзләренә артык игътибар җәлеп иттерергә тиеш түгеллеге миңа мәгълүм. Әмма мин яши торган Лагерный бистәсендә яулык бәйләп йөрүче кызлар сирәк. Шуңадырмы, автобуска килеп керүем булды — анда утыручы кешеләр барысы да баштанаяк мине күзләргә кереште. Текәлеп карап торучы күзләрне күргәч, дөресен генә әйткәндә, уңайсызлана башладым. Берничә тукталыш узгач, яныма бер ир заты килеп утырды. Әмма башымдагы яулыгымны күргәч, бераз читкәрәк күчте...
Тоткан юлым Колхоз базарына иде. Беренче көнне берүзем яулык бәйләп йөрергә уңайсызлангач, бу юлы яулыкны иптәш кызга да бөркәттем. Колхоз базарындагы хәлне сөйләмәсәм дә, сезгә бик таныш дип уйлыйм. Бөтен кеше этенә, төртенә, ачулана... Ни гаҗәп, бу көнне базарда безгә беркем дә тимәде, каршы да дәшмәде. Кайбер узып китүчеләр арасында: «Әссәламегаләйкем!» — диючеләр дә очрады.
Өйгә таба кайтып барганда, шулай ук автобуста, миңа карамаган кеше калмады бугай. Олы яшьтәге хатын-кызларның үземә төбәлгән карашлары мине «яндыра» ук башлады. Янымда басып торучы ханымның күзләрендәге нәфрәт очкыннарын күрсәгез иде.
Икенче көнне кичке сәгать алтыларда автобуста өйгә кайтып барам. Автобуска ике яшь егет килеп керде. Берсе минем алдагы урынга утырып, дустына русча дәште:
– Вон взади место. Садись. Чего стоишь?
– Че, не видишь что ли, кто там сидит?!
Тегесе борылып миңа карагач:
– А, понятно... — дип куйды.
Шулай итеп, егет әллә мөселман кануннарын белеп, әллә башка сәбәп аркасында, минем янга утырмады.
Мине инде күптән белүче дусларым (шул исәптән егетләр дә), яулыктан күргәч, авызларын озак кына җыеп бетерә алмады. «Гөлназ, син нишләдең? Әллә намазга бастың инде?» — диючеләр шактый булды. Ә таныш булмаган егетләр, гомумән дә, минем якка карамый башлады.
Минем яулык бөркәнгәнемне күргәч, өйдәгеләр дә сүзсез калды. Әти белән әни шундук сораштыра башладылар. Дөресен генә әйткәндә, болай яулык бәйләүне алар өнәп бетерми. Әти дә, әни дә, шәхсән мин үзем дә татар кызларының яулыкны шулай бөркәнеп йөрүләре белән килешмим. Миңа калса, бу безнеңчә — чын татарча түгел. Татар спектакльләрендә, татар китапларында татар хатын-кызы алай сурәтләнми бит.
Татар хатын-кызы дигәч, минем күз алдыма нишләптер Гаяз Исхакыйның Зөләйхасы килеп баса. Кара озын толымнары, аларга бәйләнгән, һәр адымы саен чыңлап торган чулпылар, үз куллары белән чигелгән зәвыклы калфак һәм дүрт яклап бәйләнгән ап-ак яулык. Менә бу минем өчен татар хатын-кызы идеалы. Ләкин урамга алай киенеп чыксаң, кешеләр безне, гомумән дә, аңламас дип уйлыйм. Шәригать буенча капланырга тиеш булган җирләр — чәчләр, муен, колаклар күренмәсә, шул җиткән.
Гөлназ ГАБДРАХМАНОВА
Шәһри Казан