Хатын-кыз... Бу сүздә никадәр мәгънә, никадәр төрлелек ята. Хатын-кыз диюгә кемнеңдер күзалдына нурлы йөзле әнисе, уңган-булган хатыны, ә кемнеңдер җылы куллы сөйгәне килеп басадыр. Әмма аларны берләштерүче бер мөһим сыйфат бар: Дөнья йөзендәге иң нәфис, иң хисле, иң гүзәл затлар алар!
Миңа быел ике ай дәвамында укытучылык хезмәтен үтәргә туры килде. Шушы аз гына вакыт эчендә мин балаларның ни дәрәҗәдә ярдәмгә, һәрдаим янып торган гаилә җылысына, бигрәк тә ана игътибарына мохтаҗ җан ияләре икәнлекләренә төшендем. Әниләре янәшәләрендә булган балаларның күзләреннән бәхет очкыннары сирпелеп торса, ятимнәрнең моңсу йөзләренә төшкән балалык чаткысы сүнәр–сүнмәс пыскып кына яна...
Ә ни өчен балага ана яратуы шулай мөһим икән соң?
Адәм баласы туган көненнән алып соңгы көненә кадәр назга, игътибарга, иркәләүгә мохтаҗ булып яши. Тууга аны чибәр әнисе кулларына ала, күкрәк сөтен имезеп үстерә, төннәрен кызыклы, мавыктыргыч әкиятләр сөйләп йоклата. Әтисе гаиләсен туендыру өчен армый-талмый көч түксә, әнисе баланы кеше өчен иң мөһим булган мәрхәмәтлелек, әдәплелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатларга төшендерә, матурлыкны күрергә өйрәтә.
Бала үсә, хәзер инде аңа гаиләсендә булган ярату гына аз тоела. Яшүсмер, әнисе шикелле гүзәл, тәрбияле, акыллы кызларга тартыла башлый. Ә гашыйк булгач, егет, йөрәгендә сөйгән кызы кабызган мәхәббәт аша дөньяга тагын да сокланыбрак карый, моңа кадәр күрмәгән үзенчәлекле якларын ача, бәхет диңгезендә йөзә.
Менә берзаман үсмер гаилә корып җибәрә. Кайчандыр сөйгән кызы гына булган хатыны хәзер аның күңеленә матурлык орлыклары сибеп кенә калмыйча, кыен вакытларында иң ныклы таянычы, ярдәмчесе булып яши башлый. Күпмедер вакыттан соң бәхетле тормышка тагын да ямь өстәлә: гаилә башлыгы әти була. Нәни, беркатлы кызы аны кечкенә, җылы куллары белән иркәли, «әтием» дип көчле иңнәренә килеп сарыла, яраткан уенчыклары, җәнлекләре хакында сөйли.
Тормыш шул рәвешле дәвам итә. Кешенең һәрдаим яратырга һәм яратылырга, иркәләүгә, назлауга сусап торган күңеленә бары тик бер зат — хатын-кыз гына шифа бирә ала. Тик башкаларга ярдәм итәр өчен аңа иң беренче чиратта Аллаһ тарафыннан бирелгән табигый гүзәллеген, йомшак, хисле күңелен, тәмле телен, ә иң мөһиме — төп функциясен –ана ролен ялгышмыйча, җиренә җиткереп үтәве кирәкле шарт булып тора.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә гүзәл затларыбыз үзләре дә ирләре белән бергә мал табам дип балаларын тиешле игътибардан, наздан мәхрүм итәләр. Гаиләдә матурлыкны күреп, яратуны тоеп үсмәгән бала киләчәктә үзе башкаларны сөяр, хөрмәт итә алыр микән соң?! Әлбәттә, әгәр дә ир-ат ата урынында, хатын-кыз ана урынында тора белсә, гаиләләребез дә ныклы булыр, җәмгыятебез дә чәчәк атыр иде.
Гөлнирә Хөсәенова,