Мөслимә беренче чиратта рухи чисталык, гыйффәтлек белән аерылып тора. Әлеге сыйфатларны ул үзендә тәрбияли һәм Аллаһының, Аның Илчесенең боерыкларын үтәүдә иң яхшысы булырга омтыла.
Мөслимәнең үз-үзен тотышына тыйнаклылык, күркәмлелек хас. Ул бөтен кеше алдында аерылып тормаса да, аның тормыш рәвешенә сәламәт җәмгыятьнең чәчәк атуы нык бәйләнгән. Мөслимәне чиста, нур балкучы, камил табигатьле асылташ белән чагыштырырга мөмкин.
Пәйгамбәр галәйһиссәлам: “Оялчанлык иманнан килә, ә иман – җәннәттә”, – дигән. Башка хәдистә: “Тыйнаклык һәм иманның берәрсен юкка чыгарсаң, икенчесе үзеннән-үзе юкка чыгачак”, – дип әйткән.
Ислам кушканнарны үтәүдә мөслимә үзенә иминлек һәм шәхесен камилләштерү чарасы күрә. Үзендә яхшы әхлак сыйфатлары тәрбияләп, ул үзе белән һәм әйләнә-тирә белән килешеп яши.