«ВКонтакте»да — мөслимә

Ана, хатын, апа, сеңел, кәләш — мөселман хатын-кызы тормышта төрле роль башкара, ләкин интернетка керсә, аларның һәммәсе дә бер үк бәйлелеккә эләгә.

БӘЙЛЕ
2010 Окт 13

Ана, хатын, апа, сеңел, кәләш — мөселман хатын-кызы тормышта төрле роль башкара, ләкин интернетка керсә, аларның һәммәсе дә бер үк бәйлелеккә эләгә. Анда башка хәят, тормышка ашырырга теләгән бүтән мәнфәгатьләр. Анда тиздән ирнең эштән кайтырга тиеш булуы да, ашарга әзер түгеллеге дә, балаларның кайдадыр йөгереп йөрүләре дә онытыла... «ВКонтакте»га мөслимәне нәрсә тарта соң?

Мин бу хакта белү өчен ахирәт кызларыма мөрәҗәгать иттем. Алар аша кайбер нәрсәләрне аңлау мөмкин булды. Дини уку йортларында белем алучылар күп төрле «төркем»нәргә бүленә икән. Алар арасында кулинария, балалар тәрбияләү, телләр өйрәнү белән бәйле булганнары да бар. Ә дөньяви вузда укучы мөслимәләр арасында кино, музыка, сәнгать, иҗат белән кызыксынучы төркемнәр өстенлек алган. Шулай да бу ике төркем мөслимәләр «Стильле мөслимә» («Стильная мусульманка»), «Мөслимәләр өчен модалы кием» («Модная одежда для мусульманок») һәм «Мөслимәләр өчен матурлык салоны» («Салон красоты для мусульманок») дигән төркемнәргә битараф түгел. Әни булырга һәммәсе дә хыяллана. «Бәхетле аналар» («Счастливые мамочки») яисә «Могҗизаны көткәндә» («В ожидании чуда») дигән төркемнәрнең дәрәҗәсе югары.

Үз төркемнәрендә үзара киңәш-табыш иткәндә мөслимәләр аеруча активлык күрсәтә. Аларны аш-су, төрле камыр ризыкларыннан башлап, үз-үзеңне карауга кадәр булган төрле мәсьәләләр кызыксындыра. Шулай булмыйни?! Мөслимә ул барыннан да элек хатын-кыз. Һәм яулык кигәч, димәк, тышкы кыяфәтенә бөтенләй дә игътибар бирми, дип уйлаучылар тирән ялгышу кичерә. Бу төркемнәрдә «Ничек итеп икенче хатын булырга?» («Вторая жена, каково ею быть?») яисә «Ирнең мөселман булмаган туганнары белән мөнәсәбәт» («Отношения с семьей мужа, если родственники немусульмане»), яки «Бала тапканда ирнең хатыны янында булуы — бу хәл мөмкинме?» («Муж на родах жены — возможно ли это?») кебек кызыклы дини мәсьәләләр тикшерелә. Биредә һәркем үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләр бирә, кызыксындырган сорауларга җаваплар табарга булыша.

Дивар... Ә бу аерым мәсьәлә. «Элемтәдәге мөслимә»не күрсәт миңа үзеңнең диварыңны һәм мин әйтәм синең кем икәнеңне, дигән мәсләк буенча бәяләргә мөмкин. Монда нәрсә генә юк. Дусларча сәлам бирүдән алып, мәхәббәт аңлашуга кадәр хәбәрләрне күреп була. Ә инде андагы аудиоязмалар күңелгә ничек хуш килүгә карап бәяләнә. Гомумән, биредә шәхес, аның мавыгулары, мәнфәгатьләре турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин, чөнки алар уннарча альбомнардагы фотосурәтләр белән ныгытылган.

Мөслимәләр өчен мондый «элемтә» нәрсәне аңлата? Минем тарафтан сорашулар үткәрелгән 10 кызның бары берсе генә бу сорауга башкалардан аермалы җавап бирде. «Минем өчен «Контакт» — барыннан да бигрәк эшемә кагылышлы кирәкле мәгълүматны эзләү, яңа кызыклы вакыйгалар, файдалы белем һәм мәнфәгатьләр», — диде ул. Калган 9 кыз: «Минем өчен «Контакт» — аралашу чыганагы», — диде. Менә шул рәвешле читтән торып аралашу якыннан аралашуга әйләнде. Күпләр анда үзенә дус, кайберәүләр хәтта тормыш иптәше тапты. Кайчагында моның киләчәген күз алдына да китереп булмый башлады...

Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе