Мөслимә әдәбе

Үзләрен мөслимәгә ничек ошатырга белмәгән кешеләр табылмастыр. Аның әдәбе, ишарәләре, җанлы сөйләме... Һәм, аңлашыла ки, болар узылган этап.

БӘЙЛЕ
2010 Окт 12

Үзләрен мөслимәгә ничек ошатырга белмәгән кешеләр табылмастыр. Аның әдәбе, ишарәләре, җанлы сөйләме... Һәм, аңлашыла ки, болар узылган этап.

 “Ояла белү һәм тыйнак булу – иманның яртысы”

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) хәдисе

 

Без барыбыз да, әлбәттә, идеаль түгел, ләкин без шул турыда уйларга тиеш, безнең әдәбебез аша дин турында гомуми фикер йөртәчәкләр. Шушы мәкаләне язарга мине бер христиан танышым белән булган хәл этәрде. Менә ул ниләр сөйләп китте: “Без ирем белән автобуста бара идек, һәм безнең белән янәшәдә генә мөселман пары утырды. Мин аларның мөселман икәнлеген хатынының башында яулыгы булуыннан, аның тәненең капланган, озын итәктән булуыннан гына чыгып әйтә алам. “Бик ягымлы һәм матур парлар”, – дип уйлап куйдым мин. Әмма хатын-кыз, турысын гына әйткәндә, үз тормыш иптәшенең муенына ябышты, ул аны карашы белән үзенә йотып алды һәм гел колагына нидер пышылдый иде. Миңа һәм минем иремә шулчак уңайсыз булып китте, миндә шундый хис туды ки, без аларга комачаулаган кебек булдык... Аллаһка шөкер, алар алдагы тукталышта чыгып киттеләр”.

Бу бердәнбер очрак түгел. Менә миңа мөслимә танышым ниләр сөйли: “Мин предприятиедә эшлим, анда хиҗабтан йөрүчеләр бары тик мин генә. Үземнең хезмәттәшләремә мин гел ислам турында сөйлим, аның нинди  илаһи, чиста, пакь, гүзәл дин булуы, монда ялганга һәм ахмаклыкка бернинди дә урын калмаганлыгын төшендерергә омтылам. Һәм менә бервакыт төшке аш вакытында мин дусларымны шәһәребездә бик тә билгеле булган мөселман кафесына чакырырга булдым. Мин үземнең кунакларның да мондагы тынычлыкны, җылылыкны тоюларын, шулай ук тәмле ризыклар белән сыйлануларын теләдем. Барысы да яхшы килеп чыгар, дип уйладым. Менә безгә ашарга китерделәр, әмма... күрше өстәлдә бер пар утырган иде, алар үзләрен, йомшак кына әйткәндә, “мөселманнарча” тотмадылар. Кыз яулыктан булганлыктан, аның тәртибе мине борчуга салмас шикелле булды. Ләкин ул егетнең алдына утырган һәм, өстәвенә, кычкырып көлә дә иде, һәм аңа (миңа шулай тоелганча) бу ошый да иде. Минем хезмәттәшләрем, боларның барысын да күргәч, хәтта мине мыек астыннан шаяртырга да булдылар: “Бу да булса дөрес саналган исламмы?” Миңа бик тә күңелсез булып китте, минем танышларымда, әлбәттә, хәзер ислам турында башка стереотип барлыка килде”.

Ә менә хәзер үземнең шәхси тәҗрибәмнән бер мисал китерәм. Без ирем белән бер зур мероприятиегә килдек. Һәм шулай килеп чыкты, буш урыннар бер урын аша иде. Без исә янәшә утырырга теләдек, мин бик ягымлы итеп янәшәмдә утыручы пардан бер урынга күченеп утыруын үтендем, ә моңа карата ул болай дип җавап бирде: “Юк, күчмим. Кичә автобуста, сезнең кебек үк мөслимә, миңа урын бирмәде, ә мин өстәвенә бала белән идем”. Һәм минем, кичә автобуста йөрмәдем, дип, акланырга тырышуларым, әгәр дә аны бала белән күргән булсам, һичшиксез утырткан булыр идем, диюем аңа берничек тә йогынты ясамады. Һәм моңа өстәп, шул көннән башлап ул үзенә беркайчан да мөслимәләргә булышмаска вәгъдә биргәнен җиткерде. Мөсләмәләр хакында мондый фикер туу бик тә күңелсез, билгеле. Ә бит чынлыкта, аларның күпчелек өлеше бик тә җаваплы һәм мөлаем. Әйдәгез, үзебезнең ничек яулык ябуыбызны искә төшерик әле. Моның белән бергә без үзебезнең тәртип-әдәбебезне дә “кидек” бит. Бу бүгенге көндәге исламның торышын катлауландыру өчен шулай эшләнмәде бит, югыйсә.

Язылганнарга нәтиҗә ясап, сезнең игътибарыгызны мөслимә әдәбенә кагылышлы берничә мәсьәләгә юнәлтәсем килә:

Аның дине пәйгамбәребезнең сөннәтләрен үтәүчеләргә, мөселман өммәтенең эчкерсез дәвамчыларына юнәлгән.

Аның юнәлеше, Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с. г. в.) әйтеп үткәнчә (моны пәйгамбәребез юлын дәвам итүчеләр дә әйтә килде), изге гамәлләр кылуда ярышучылардыр.

Аның әхлагы (мораль): лаеклы ислам әхлагы (морале).

Аның әдәбе (тәртибе): ояла белү, чиста булу, күңел байлыгының “ташып торуы”.

Аның мисалы: гадел аналар, гүзәл әхлаклы хатыннар.

Аның мәхәббәте: Аллаһка, Аның илчесенә һәм, кемнәр Аллаһы Тәгаләнең диненә буйсыналар, шуларга.

Аның фикер бердәмлеге: ахирәт тормышы һәм фани дөньяда кылган эшләргә бәйле рәвештә, кабер, гүр газабының җиңел булмаячагы турында уйлау.

Аның иптәше: Аллаһ кушканнарны үтәүче, аңа иман күтерүче һәрбер мөслимә.

Аның күрә алмаганнары: икейөзлеләр, атеистлар һәм хатын-кызны “азатлыкка” өндәүчеләр.

Аның дошманы: Аллаһы Тәгаләнең ачуын китерүче барлык “зәгыйфь” фикерлеләр.

Аның теләге: Аллаһның Гафу итүче, Мәрхәмәтлелек иясе сыйфатларына ия булуын истә тоткан хәлдә тәкъва булу.

Аның тормышка чыгуы: исламча.

Аның иминлеге: мөселман гаиләсе төзү һәм балаларны дөрес шәригать кагыйдәләре нигезендә тәрбия кылу.

Аның имтиханы: Коръән-Кәримне укый белү, аның эчтәлегенә төшенү, рөхсәт ителгән ял, файдалы гамәлләр турындагы белемнәр буенча фикер йөртү.

Аның ял вакыты: җанны рухландыру, фикер йөртү.

Дания ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе