Инсанлыкны дөнья һәм ахирәт бәхетенә илтүче илаһи дин – Ислам динедер. Ихлас иманлы һәр мөселман динебезнең һәрбер әмеренә уңай караш булдыра һәм, һичшиксез, моңа ышана.Данлыклы динебезнең бер әмере булып – мөселман хатынының башын яулык белән каплавы тора. Баш яулыгы – Аллаһы Тәгаләнең кискен әмередер. Ул – Аллаһка итәгать галәмәтедер. Ул – шәрәф, фазыйләт, бәхет һәм хөррияттер.
Һәр әмерендә хикмәт иясе булган бөек Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Ий, пәйгамбәр г-м, үз хатыннарыңа вә кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт: “Бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларыгызны каплый торган зур әйбер белән төренеп чыгыгыз”, – дип. Шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белергә якынрак буладыр. Итәгать итүче мөэминә хатыннарны Аллаһ ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүче булды” (“Әхзаб (Гаскәрләр)” сүрәсе, 59 нчы аять).
Коръәни-Кәримнең башка аятьләрендә Ул болай боера: “Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар, вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар. “Аллаһ мөселман булган хатын-кызларны чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын, югары чәлтерләрен, колак алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә күрсәтүдән тыйды”, мәгәр бу әйтелгәннәрне үзенең иренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки үзләренең ир туганнарына, яки үзләренең балаларына, яки ирләренең балаларына, яки бертуган кардәшләренең балаларына, яки кыз туганнарының балаларына, яки мөселман булган хатыннарга, яки үзе хуҗа булган кол иргә вә кол хатынга, һәм шәһвәт куәте булмыйча хатыннарга ихтыяҗы булмаган, фәкать хатыннар янына ашар-эчәр өчен генә килә торган ят ирләргә, һәм хатыннарга якынлык кылырга көче җитмәгән, ягъни бәләгатькә ирешмәгән ир балаларга, шушы зекер ителгән кешеләргә чәчләрен, муеннарын, колак алкаларын, беләкләрен, беләзекләрен, балтырларын күрсәтсәләр гөнаһ булмас, вә ул хатыннар урамда йөргәндә аякларын аякларына күренмәгән зиннәтләрен белдермәк өчен бәрмәсеннәр, ягъни йөргәндә аяк тавышларын да, чылтыравыклы зиннәтләренең дә тавышларын ишеттереп йөрмәсеннәр! Ий, мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһыга тәүбә итегез, шаять, дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз” (“Нур” сүрәсе, 31 нче аять)
Югарыда китерелгән аятьләрдә ачык әйтелгәнчә, мөслимәләрнең йөзләре, куллары һәм, бер риваятьтә әйтелгәнчә, аяк табаннарыннан тыш, барлык әгъзалары да капланырга тиеш. Ачып йөрсәләр – олы гөнаһлы булырлар.
Шулай булгач, мөселман хатыны, йөзе, куллары һәм аяк табаннарыннан тыш, тәненең һәрбер җирен хәләл җефетеннән башка беркемгә дә күрсәтмәс. Шул исәптән, мөселман булмаган хатыннарга да. Гаурәт җирләре югарыда әйтелгән унике төр кешеләргә генә күрсәтелә ала.
Болардан тыш, барлык очракларда да, мөселман хатынына тән, чәч һәм гаурәтен чит кеше күзеннән саклау мәҗбүри.
Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә, пәйгамбәр (с. г. в.) хатыннарына мөрәҗәгать итеп, болай дип боерды:
“Вә өйләрегездә торыгыз, вә җаһилият заманындагы хатыннар кебек бизәкләнгән зиннәтләрегезне ят ирләргә күрсәтмәгез, намазларыгызны укыгыз, зәкятләрегезне бирегез, вә Аллаһыга вә Аның рәсүленә итәгать итегез, ий, сез, рәсүл галәйһиссәламнең өй әһелләре, Аллаһ сездән гөнаһларны күтәрүне вә сезне кимчелекләрдән пакьләүне телидер” (“Әхзаб (Гаскәрләр)” сүрәсе, 33 нче аять).
Гайшә һәм Өммә Сәләмә (р. а.) риваять иткән хәдистә әйтелгәнчә, югарыда зекер кылынган аять иңгәч, мөселман хатыннары шунда ук тән һәм чәчләрен булган киемнәре белән каплап, Аллаһ әмере каршында бернинди икеләнүгә төшмичә, итәгать иттеләр. Чын иман шулай гына була ала.
Бөтен тәнне һәм гаурәт җирләрен каплаган мөселман хатынының киеме нинди була соң ул? Иң мөһиме, кул, йөз һәм, бер риваятьтә әйтелгәнчә, аяк табаннарыннан тыш, бөтен тәннең кием белән капланган булуы шарт. Кием үтә күренмәле һәм хатынның тәнен билгеле кылырдай тәнгә сыланган булмаска тиеш. Боларны үтәп киенгән мөселман хатыны, фарыз кылынганны үтәгән булып саналыр.
Мин мөслимә диеп тә, Исламча киенеп йөрмәгән һәм хатын-кызлар кебек киенеп йөргән ирләргә Аллаһының ләгънәте булыр. Пәйгамбәребез (с. г. в.) моның турында түбәндәгеләрне җиткерде: “Хатыннарга охшарга теләгән ирләрне һәм ирләргә охшарга теләгән хатыннарны Аллаһы Тәгалә ләгънәт кылмыштыр” (Тирмизи Мухтар әл-Әхәдис: 119). Әбү Хөрәйрә (р. г.) риваять иткән башка бер хәдис-шәрифтә болай диелә:
“Хатын-кызларның киемен киеп йөргән ирләрне һәм ирләр киемен киеп йөргән хатыннарны Аллаһы Тәгалә ләгънәт кылмыштыр” (Әбү Дауд Рияд әс-Салихин тәрҗ. 3 том: 198).
Ачыктан-ачык күреп торабыз ки, мөселман хатынының гаурәтен һәм чәчен каплап йөрүе – динебезнең әмере. Аның ачык булуы – дөнья һәм ахирәт өчен бик куркыныч.
Шуның өчен, әгәр дә чын ислами тормышта яшәргә телибез икән, гаиләнең һәм җәмгыятьнең нигезе булган хатыннарыбызга һәм иртәгесе көн аналары булачак кызларыбызга Исламның әдәп һәм әхлагын өйрәтергә тиешлебез. Яулык киюнең бөек бер шәрәф һәм фазыйләт икәнен аңлату да бездән тора.
“52 җомга хөтбәсе” китабындагы мәкалә файдаланылды