Шәригать кануннарын үтәмәгән кешеләрнең күпчелеге мөселман хатын-кызлары киеменең дини ягын милли ягы белән бутыйлар. Соңгы атна эчендә инде өч кеше миңа шундый сорау бирде: “Ни өчен мөселман хатын-кызлары безнең әбиләр кебек киенмиләр? Хәзерге мөселманнар Көнчыгыш илләрдә яшәгән хатын-кызлар кебек киенәләр. Безнең әбиләр чын мөселманнар булганнар бит”.
Бу сорауга җавап биргәндә, иң беренче шуны әйтәсем килә: миллилекнең дингә бернинди дә катнашы юк, элекке вакытта яшәгән бөтен кешене дә мөселман дип атап булмый, әбиләр киеме исә шул чор өчен генә була. Бу бит хәзер мода түгел, чөнки мода бик үзгәрүчән ул.
Хәзерге вакытта дөнья халкы модага карап киенә. Хәзер элеккечә киенгән бүгенге көндә яшәгән мөселман хатын-кызны күз алдына китерегез. Хәзерге заманда бөтенләй туры килми андый кием, чөнки андыйларны киеп йөрмиләр, шуларны бары тик сәхнәләрдә генә күреп була. Милли киемгә килсәк, ул бит ислам кануннарына туры килеп бетми.
Мәсәлән, 19нчы гасырда яшәгән хатын-кызларның киемен алыйк. Нәрсәдән тора ул: күлмәк, камзул, калфак. Күлмәк тубыкларга хәтле җитми. Иң мөһиме, хатын-кызның чәче капланып бетмәгән. Мин милли киемгә каршы түгел, миңа ул ошый, ләкин, кызганыч ки, аны тулысынча мөселман дип атап булмый.
Чын хиҗаб
Аллаһ әйтә: “Карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар” (Нур, 31).
Нәрсә соң ул хиҗаб?
Хәзерге вакытта хиҗаб дип хатын-кызны мөселман итеп күрсәтүче теләсә-кайсы киемгә әйтәләр. Мәсәлән, яулык, пәрәнҗә, озын күлмәк. Хиҗаб хакында глимнәрдә төрле фикерләр бар. Шуңа карамастан, хиҗаб булсын өчен, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк:
1. Хатын-кызның йөзе белән кул чукларыннан башка, кием бөтен җирен дә капларга тиеш( кайбер галимнәр тәпиләренең ачык булуларын рөхсәт итәләр).
2. Кием тәнгә сыланып тормаска тиеш.
3. Кием аша хатын-кызның тәне күренмәскә тиеш.
4. Хатын-кызның киеме ир-атныкына охшамаска тиеш.
5. Киемнән тәмле исләр килеп тормаска тиеш. Шулай ук, кием ялтырарга һәм шалтырарга тиеш түгел.
Хиҗаб төрле була: кара, ак, кызыл...
Һәрбер халыкның да үз хиҗабы була. Берничә илне карап китик.
Согуд Гарәбстаны
Гарәбстан ярымутравында хатын-кызлар абайлар йөртәләр. Абая – гарәп хатын-кызларының өске киеме. Ул кара төстәге плащ кебек. Якын көнчыгышның шәһәрдә яшәүче хатын-кызлары кара абайлар кияләр. Алар Шанельгә кадәр үк кара төснең хатын-кызлыкны, серлелекне күрсәтеп торганлыгын аңлаганнар.
“Абайлар тегәр өчен нечкә, йомшак тукыманы кулланабыз, - ди Әмиратта яшәүче Лиана, - киемдә төсне аз кулланабыз, аны бик бизәмибез дә”.
Төркия
Айшегөлнең сүзләренә караганда, төрек хатын-кызлары “төрбан” дигән хиҗаб киеп йөриләр. Төрле чәчәкләр белән бизәлгән яулыкны әнә шулай атыйлар. “Истанбул чәчтарашханәләренә хатын-кызлар күбрәк чәчләрен кыскартыр өчен түгел, ә матур итеп яулыкны бәйләтер өчен киләләр. Матурлык салоннарындагы төрле бәяләр язылган кәгазьләрдә “тюрбан бәйләү” дигән өлеш тә бар. Анда килгән хатын-кызлар җәгыятьтә бик актив катнашалар. Хатын-кызлар яулыкларын төрле формаларга китереп бәйлиләр. Беренчеләрдән булып тюрбанын төрле рәвешләргә киерүче хатын-кыз Төркия президентының хатыны Хәерниса Гөл була. Аңа бу рәвешне Атил Кутоглу эшләп биргән”, - ди Айшегөл.
Россия
“Мәскәүдә яшәүче хатын-кызлар спорт стилендә киенәләр. Шулай ук, “casual” (ирекле) стилендә дә киенәләр, - ди Диләрә, - безгә спорт киемнәре, итәкләре кирәк. Классиканың да үз урыны бар: итәк белән пиджак, озын костюм. Казанга килгәч, бик гаҗәпләндем, чөнки монда башкача киенәләр: күбесе романтик рәвештә киенә – нечкә итәкләр, күлмәкләр, үкчәле аяк киемнәре. Минемчә, мөселман хатын-кызларының ниндирәвештә киенгәннәре мөһим түгел, ә ул үзен бу киемдә уңай тойсын һәм үзенең киеменнән оялмасын. Шундый киемнәрне күбрәк кызлар кисеннәр иде”.
Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА